Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
25 август 2023, 09:37

“Җырым белән җиңдем дошманны”

25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне.    

“Җырым белән җиңдем дошманны”
“Җырым белән җиңдем дошманны”

25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне.

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш,  Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.  Фашист балтасы астына ятканда да горурлыкларын югалтмаган каһарманнар мәңгегә халык йөрәгендә урын алды. 

 

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943, 26 ноябрь

Фото: 

catherineasquithgallery.com

“Җырым белән җиңдем дошманны”
“Җырым белән җиңдем дошманны”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: