Белоретта яшәүче оста куллы Аветис Авакян “Башҡорт аты” фестивале логотибын тимердән ясаган. Баймак районында әлеге вакытта шаулап-гөрләп үтүче халыкара “Башкорт аты” фестиваленә ул беренче тапкыр килгән.
Аветисның фирмасы тимер конструкцияләр җитештерү белән шөгыльләнә. Лазер белән кисү ярдәмендә төрле продукцияләр җитештереләр, шуларның бер өлешен Аветис Авакян үзе белән фестивальгә алып килгән.
- “Башҡорт аты " фестиваленә мине Белорет районы хакимияте чакырды һәм мин чакыруны теләп кабул иттем. Продукцияләр әзерләгәндә, берсенә фестиваль логотибын ясарга карар иттем. Шашлык өчен менә дигән мангал килеп чыкты. Мин фестивальнең масштабына сокландым. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Миңа монда бик ошый", - ди Аветис Авакян.