Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
1 июль 2023, 20:16

Даян Мурзин эзләреннән

Сатлык җаннар арасында. (Дәвамы)

Даян Мурзин эзләреннән
Даян Мурзин эзләреннән

Сатлык җаннар арасында.

(Дәвамы)

"1944 елның көзендә яраланган Мурзин безгә килеп ишек шакыды. Үзенең капитан Мурзин булуын әйтте, мин аңа урманчы Ян Кженовскийның Подоланкадагы йортын күрсәттем, командир анда үзе китте" (М.Грошова. "Й.Пшикрыл архивы", 110-чы бит).

Брно каласының Г. Масарик исемендәге университет китапханәсендә “1944-1945 елларда Моравиядә партизаннарга каршы алып барылган хәрби операцияләр“ (авторы Т.Черный, 2006) дигән диссертациядә дә шушы хәлләр турында язылган. Чех журналисты С.Тофелнең “Челадна онытырга тиеш түгел!” дигән очеркында да (2011) яралы Мурзинның засадага эләккәннән соң урманчы Инджих Ткач ярдәме белән исән калуы тасвирлана. Бу истәлекләр Ян Жижка бригадасы тарихы хакында документаль китап язган профессор Йозеф Пшикрыл архивында саклана" (Истәлекләр,1973). Шуннан өзек укып китик: 

"Бервакыт, кичкә таба, кемдер ишегебезне бик каты итеп шакыды: аптырап киттек. Кем булыр икән? Курка-курка барып ачтым. Анда - аягы яраланган Мурзин басып тора иде, шул тиклем арыган, менә-менә егылып китәр төсле. Без, чехлар, словаклар совет офицерларына ышанабыз – шуңа керттек. Мурзинның өсте пычрак, киемнәре юешләнеп беткән иде. Сәламәт аягына җылы оеклар, резина итек кидергәч, өстенә коры плащ яптык та, култыклап  Знайкага (хуторга ) киттек. Анда кыр кәҗәләре өчен печән салынган бер урын бар иде, немецлар бу урынны үзләренең картасына төшереп куйганнар иде инде – хәзергә Мурзинны шунда яшереп тордык. Знайка моннан ике йөз метр тирәсе ераклыкта иде, Инджих Ткачның өеннән ерак түгел. Аның ишеген шакыдык. "Ярдәм итик инде", дигәч, урманчы тиз үк ризалашты. Икәүләп көрәк, кәйлә  алып урманга киттек. Шунда капитанга басып торырлыҡ булмаса да, утырырлык бункер казыдык. Мин ялгызым боларны эшли алмас идем, Ткач белән икәүләп тырыштырдык. Мурзинны шунда калдырдык, көн саен хәлен белешеп, янына барып йөрергә сүз куештык.

Сугыштан соң Челаднада оештырылган митингта катнашучылар арасында  Даян Мурзинның көрәштәше Юрий Куликов та була. Аның истәлекләре дә укучыга кызыклы булыр: "Татра"операциясеннән соң, Д.Мурзин табылгач, безгә шул вакыттагы хәлләрне болай дип сөйләде: “Җир асты землянкасында мин үземне шул тиклем ялгыз тойдым, җитмәсә, яраларым сызлый, аягым шешкән, һава җитми –  түздем... Кженовский "киләм", диде дә, югалды. Чыршы, карагай ботакларын кар күмеп китсә дә, бер бәләкәй тишек калган иде – анысы да томаланды. Әйтерсең дә, мине Бескид тауларында мәңгелеккә күмеп калдырырга теләделәр”, диде... Шул вакытта капитан үзенең Уралны, әти-әнисен, туганнарын сагынуын әйтте... Ярасын сытып, үзенә-үзе операция ясап, аның өстенә Инджих Ткач китергән дуңгыз маен куеп бәйләвен сөйләде."Бездә элек башкортлар шулай дәвалый иде, диде. Бу вакытта, әлбәттә, ул үзен исән калган партизаннарның эзләвен белмәгән" (1973 ел).

Халык алдындагы чыгышларында Анежка Ткачова түбәндәгеләрне сөйли:

– Бервакыт туп-туры безнең өйгә таба килүче ике ирне күреп куркуга калдык. Кемнәр булыр болар? Нинди уйлар белән йөриләр икән? Бактың исә, соңыннан билгеле булуынча, болар Бернатковлар өенә дә сугылганнар икән икән – алар Мурзинның бездә булуын әйткән. Шулай да югалып калмадым – тауларда аларның кемлеген кем белсен? Бәлки, гестапо агентларыдыр?

- Юк, Мурзинның бездә булганы юк, – дип җавапладым.

Дөресен әйтер идем, куркам, рус партизаныннан шикләнмәсәм  дә, янындагы чехтан курыктым. Бик шикле әдәмгә ошаган! Берничек тә котылып булмый болардан, болар бездә йокларга калды! Кичке җиденче яртылар иде. Кышын бездә караңгы иртә төшә. Нәкъ шул вакытта Мурзин көн саен бункердан чыгып, җәяүләп урый иде. "Тукта әле, “кунакларны" ашатып йоклатыйм да, янына барыйм" дисәм, капитан кайтып та килә.

 – Бездә чит кешеләр бар, нишлибез? –димен борчылып. – Берсе русча сөйләшә.

– Курыкма, барсы да яхшы булыр, Анежка! – ди бу.

Өйгә кердек. Бәй, капитан керде дә, рус партизаны белән кочаклашып күреште бит! Аптырап киттем. Бик озак сөйләште болар. Вакыйгаларның уңай агышына барыбыз да бик шатландык! Икенче көнне Мурзин алар белән Мартиньякка очрашуга дип чыгып киттеләр. Ләкин өч атна бункерда ятып юлды онытҡан икән, ирем аларга юл күрсәтә китте.

Даян Мурзин сугыш вакытында биш тапкыр яраланган, контузия алган солдат. 1944 елның 2 ноябрендә Княгинядагы Ян Жижка бригадасы партизаннар штабы кыйратылганнан соң яралы капитанга сыйфатлы медицина ярдәме кирәк була, дигән идек инде. Врачларның партизаннарга ярдәм итү мөмкинлеген белгәнгә күрә, гестапо илдәге барлык врачларны ныклы күзәтү астында тота. Шуңа карамастан, гомерен куркыныч астына куеп булса да, Олджих Блаһа исемле бер доктор командирга ярдәм итә. Әле засадага эләкмәс борын ук бервакыт капитан Мурзин суык тидереп, бик каты авырып киткәч  дәвалап аякка бастыра.

Икенче юлы капитан берничә көн югары температура белән тора алмый яткан, ач, җитмәсә вакыт-вакыт ушын югалтучы командирны Старих Гамру исемле доктор дәвалый. Ул авыруның  эчке киемнәрен алмаштыру, юындыру өчен хәтта төнлә дә килә. Бу вакытта урманчы Ткач кинәт гестапо агентлары килеп басмасын өчен мылтык тотып, тышта каравылда тора.

Янә дә бер истәлек авторы Ян Жижка отрядының элекке элемтәчесе  Розалие Һлинска мәгъүматлары да кызыклы:

"Бескид тауларында фашистларның "Татра" операциясе ун көн дәвам итте, ләкин халык бу көннәрдә дә партизаннарга ярдәм итеп торды, Тау Бечвасыннан аерым гаиләләр тауларга ризык ташыды. 1944 елның 28 ноябреннән 2 декабренә кадәр партизаннарны Стари Һамре авылында яшәгән Валентин Милат өендә тоттылар. Шунда Франтишек Величко исемле партизан Даян Мурзинның шактый озын булып үсеп киткән сакалын кисте.

Сигезенче гыйнварда өч кешедән торган партизан төркеме (Мурзин, Арзамасцев, Мирон) Руждка яланнарына барып урады – анда аларга Ян Палат, Яна Һлинске, Штепан Фридла ярдәм иттеләр, алар бездә күп тапкырлар кунып чыкты.

...Бу төркемдә үзен бик матур, ышанычлы тотҡан, таныш булмаган бер матур кеше бар ине. Ул үзен "капитан Мурзин" дип таныштырды. Аягы чатанлый иде, бу иптәшләр капитан белән бездә кичкә кадәр булды.

Мурзин теге вакыт Ушияк белән  подпольедагы коммунистлар янына "очрашуга" китәр алдыннан комиссар Иван Степановка берничә төркем белән тиз үк китәргә боерган булган икән. Соңыннан Степановның Мурзин урынына  командирлык функциясен алганын, Ушияк белән икесен эзләп табу өчен тауларга 14 төркем җибәрүен ишеттек. Шул төркемнең берсе – Костя Арзамасцев белән Эмиль Мирон аны эзләп тапканнар - тик  ул вакытта бу мәгълүматларны безгә әйтмәделәр. Күрәсең, агентлардан сакланганнардыр. Җыеп әйткәндә, Бескид тауларында Отто Скорцениның партизаннарны эзәрлекләү буенча оештырылган 13000 карательдән торган ике атналык "Татра"операциясе вакытында Даян Мурзинның исән калуы үзе бер могҗиза кебек”.

Ә гестапо агенты Дворжакның язмышы ничек тәмамлануы турында  Ян Жижка исемендәге беренче партизаннар бригадасының Тарихи төркеме җитәкчесе подполковник Карел Вацулек сөйләп ишеттерде:

 “Сатлыкҗанны Ян Жижка отрядының кыю разведчицасы Павла Седлачкова атып үтерә. Тик аны башта фашларга кирәк була. Моның өчен разведчица кызны Брно төрмәсенә “утырталар”. Бактың исә, анда Дворжак та утыра, имеш! Павла “гестапо агенты” белән очрашуга алдан әзерләнә, Дворжак белән җиңел генә сөйләшеп китә һәм бер көнне: "Куй железо!" ди. Бу гестапо агентларының пароле була. Дворжак аптырап китә: бер агара, бер кызара, эшләпәсен салып, маңгай тирләрен сөртеп ала. Тегеләй итә, болай итә, елан сымак боргалана башлый. Шулай да: "Пока горячо!" дип җавап кайтарырга үзендә көч таба. Менә шулай фашлана хәшәрәт сатлыкҗан!

Икенче көнне ул кызны, төрмәдән чыккач  та, Лучки күперендә кичке сигезенче яртыда очрашуга чаҡыра.

Павла билгеләгән вакытка Свратка-Свитава елгасы аша салынган күпергә килсә, анда Дворжакны һәм аннан бераз читтәрәк гражданский киемдә тыныч кына арлы-бирле йөренгән гестапо агентларын күрә. Хәлне шунда ук аңлап ала Павла, һәм ситуацияне кулга ала: бер-бер артлы ике пуляны Дворжакка юнәлтә. Утыздан артык партизанны һәм отряд командирларын саткан явыз каты яралана һәм ике көннән җан бирә. Павланы шунда уҡ гестапо агентлары уратып ала, халык алдында кызның кулларын каерып бәйлиләр һәм машинага утыртып алып китәләр. Павланы яңадан Брно төрмәсенә ташлыйлар. Ерткычлар батыр кызны озак җәзалый. Әмма ул “Партизан антына” тугры кала – беркемне дә сатмый. Аптырагач, аны Маутхаузен концлагерена ташлыйлар, аннан Павла әйләнеп кайтмый...”.

Сатлыкҗанның иле юк

– Тауларда үз кешеләре арасыннан чыккан сатлыкҗаннар аеруча куркыныч булган. Шундыйлар аркасында иң кыю һәм тәжрибәле командирлар һәлак була, – дип дәвам итте чыгышын Карел Вацулек. Сатлыкҗаннар арасында хатын-кызлар да була. Даян Мурзинга, мәсәлән, шундыйларны да күрергә язган. Мәсәлән, Украинада Гнибеда отрядында сугышканда, фашистларны чәчәкләр бәйләме тотып каршы алган һәм соңыннан аларга тугры хезмәт иткән, бик күп коммунистларны саткан бер хатынны асып китәләр. Хәтта исемен дә сорамыйлар. Ә Пинкус төркемендәге “Курс сандугачы” кушаматлы җыр-моңга гашыйк, зәңгәр күзле, сары чәчле элекке власовчыны берәү дә сатлыкҗандыр дип уйламый да. Бик күпләрне сата бу “сандугач”, тик барысын да тоттырып бетергәч, немецлар аның үзен дә: “эткә эт үлеме” дип, урманда атып китәләр. Даян Мурзин шундый хәлләрне Белоруссиядә, Украинада күп күргәнлектән, Ушияктан аермалы буларак, бик сак була. Чех милләтчеләре арасында да сатлыкҗаннар күп була: бригаданың  Виктор Грековский, Павел Куделя һәм Балтыйк матросы Гриша кебек бөркеттәй партизаннары шундыйлар кулыннан һәлак була.

Акчага сатылган власовчыларны да  протекторат хужасы К.Франк оста файдалана. Шуларның берсе –  Олег исемле чибәр кыяфәтле егет хатасын аңлап, гаебен юдырту өчен Мурзиннан рөхсәт ала. Аңа булган соңгы ышаныч бирелә – кайдан булса да үзенә корал табарга тиеш була ул. Тик шул очракта гына исән калачак егет. Олег хатын-кыз булып киенеп бер авылга бара һәм немец офицеры яшәгән өйгә кереп, аны үтергәннән соң пистолетын, документларын алып бригадага әйләнеп кайта. Менә шулай куркаклыгын кыю эшләр белән юган партизаннар да булган  Ян Жижкада, күрәсең, үлемнән курку кайсы чакта батырлыкка юл ачкан.

Бервакыт Мурзинга Брнода мәгариф министрының халыкның иң яхшы уллары һәм кызларын гестапога сатуы, концлагерьләрга җибәрүе турында хәбәр килә. Командир партизаннарны җыеп, күмәкләшеп утырып, әлеге министрга  хат язалар. Күп тә үтми, министрның “кинәт авырудан йөрәге туктавы” турында мәгълүм була. Бактың исә, ул 1945 елның язында Кызыл армиянең җиңүе шиксез булуы билгеле булгач, Америка солдатларына сатылырга барганда атылып үлгән икән.

Злин каласының хәрби гарнизоны начальнигы, немецларга сатылган чех милләтле полковник Коближек та үз халкына күп авырлыклар китерә, аның аркасында Ян Жижка да үзенең иң асыл улларын югалта. Полковник Коближек та үз җәзасын ала: 16-чы танк дивизиясенең генералы фон Мюллерны кулга төшергәннән соң аның үзен дә атып үтерәләр. Әйткәндәй, бу хәлләр турында Д.Мурзинның “Дошман тылындагы фронт” исемле китабында да телгә алынган.

... Кешегә кое казысаң, тирәнрәк казы, үзең төшәрсең...

 1945-1946 елларда чехословаклар да немецларга каршы "самосуд" оештыра – аны икенче төрле бүген "Үлем маршы" дип атыйлар. Бу марш барышында Чехословакиядән 3 миллион судет немецлары куып кайтарыла, аларга юлга нибары 100 крон алырга рөхсәт ителә. Нәтиҗәдә 18 мең немец юлда ук ачлыктан кырыла, ә Брнодан куылган 27 мең немецның  5200 -е юлда үлә, исән калганнары Австриягә һәм Бавариягә килеп сыена. Җыеп әйткәндә: 1938-1945 елларда  немецлар чехларга карата нинди мөнәсәбәттә булса – алар  шуның белән җавап кына бирә. Сугыш тәмамлануга барганда Гитлерның отылганын аңлаган чех сатлыкҗаннары да үз башларын кайгырта башлый. Бу хакта Д.Мурзин истәлекләрендә дә әйтелә:

         "Дүрт хәрби мәктәп тәмамлаган, француз, поляк, рус, чех, немец телләрен белгән нацист Йозеф Гюбнер нацистлар партиясенә 1932 елда керә. Башта  капитан, ә 1939 елда майор дәрәҗәсе ала. Тик арытаба сугыш тәмамланганчы  алты ел дәвамында карьерасы алга бармый. Майорның биш баласы бар. Аны нәрсә мәҗбүр итте икән Ян Жижка бригадасына ярдәм итәргә? Хатынының поляк коммунисты кызы булуымы, әллә биш баласының язмышы өчен куркуымы?

         – Сезнең фотографиягез минем урынбасарым СС капитаны Бузаның өстәлендә ята, мин сезне таныйм, – дип башлый ул сүзен тәүге очрашуда ук. – Мин сезгә Моравиядәге герман гаскәрләренең кайда урнашулары турында мәгълүмат бирергә телим". ("Дошман тылындагы фронт", 166-чы бит).

         –  Майор Гюбнер безгә бик күп тапкырлар ярдәм итте, – дип дәвам итә сүзне арытаба Д.Мурзин. – Без партизаннарга каршы оештырылачак канлы операцияләрнең кайчан уздырылачагын алдан белеп тордык. Моннан тыш ул безгә корал белән дә ярдәм итте. (Шунда ук,177-че бит).

Бик күп чех сатлыкҗаннары ялган документлар эшләтеп, Аргентина, Испания, Бразилия, Африка илдәренә кача. Шундыйларның берсе – исемен ишетү белән үк калтыратырлык Прага гестаповчысы Карл Каллус. Ул  Чехословакиягә 1938 елда "антифашист" сурәтендә Гитлер белән бергә килә. Чех, словак телләрен белгән бу конфидент "Отто" исеме астында йөзәрләгән коммунистларны сата һәм сугыштан соң күпме генә эзләсәләр дә таба алмыйлар – Каллус җәзадан котылып кала.

         Иң яман гестапо козгыннарының берсе оберштурмбаннфюрер Эрнест Герке (1909-1982) хакында да онытмый сугыш афәтен кичергән кешеләр. Ул да дөньялар тынычлангач кына кына, алтмышынчы елларда үзенең барлыгын белдерә, хәтта герой кыяфәтендә интервьюлар бирә. Бу коточкыч бәндәнең явызлыклары хакында сугыш тәмамлангач кына Чехословакиядә 74 битлек "Дело" ачылса да, Германия Федератив Республикасы аны яклап кала, 1976 елда ачылган тикшерү эшләрен дә мәңгегә ябалар.

Сугыштан соңгы елларда Германия Федератив Республикасында 350 иң явыз нацистка дәүләт тарафыннан зур пенсия тәгаенләнә. Аларны бүген исә "Икенче Дөнья сугышы ветераны" дип олылыйлар, дәүләт аларга зур пенсияләр түли. Шундыйлар арасында элекке протекторат хужасы, чех халкының палачлары Рейнхард Гейдрихның һәм Герман Франкның хатыны да бар.

Сугыштан соң да немец реваншистлары Польша, Чехословакия, Советлар Союзында басып алган җирләрне һаман да үзләренеке дип исәпли: ”Без  бервакытта да 1945 елда барлыкка килгән яңы чикләрне дөрескә санамаячакбыз, бу җирләр бүген дә басып алынган территорияләр статусын йөртә, диләр. Бу  фактлар барыбызны да уйландырырга тиеш...

Сугыштан соң җитәкче урында утырган ил башлыклары да кайсыбер сатлыкҗаннарны курчалап алып калган, шуларның берсе – Тимошенок исемле явызны Чехословакиянең  президенты Клемент Готвальд яклаган, бу коллаборант нибары дүрт ел төрмәдә  утырып чыга да, ялган документлар эшләтеп, Леопольдово дигән авылда рәхәтләнеп яши.

Аның кебек бик күпләр менә шулай сугыштан соң икенче исем астында яшеренеп кала, үзләре эшләгән вәхшилекләр өчен халык үч алыр, дип  Чехословакиядән ераккарак кача – күпләре Англиягә, Америкага китә, әмма ...1989 елда социализм төзелеше җимерелгәч, яңадан әйләнеп кайтып,  "батырларга"әйләнәләр. Шундыйларның "тырышлыгы" белән бүген Словакияда, Германияда, Чехияда гына түгел, тоташ Европада фашизм яңадан баш калкытты. Германияда алар төнлә, элекке нацистлар кебек шәм яндырып йөри, мигрантларны тукмый һ.б.

Челадна, хәлләр ничек?

Бүген Челаднада партизаннар музее эшли, монда Фридки-Мистки китапханәсе филиалында партизаннар сугышы хакында бай мәгълүмат тупланган. Шушы китапханәдә эшләүче Марие Певна ханым Даян Мурзинның якташы (краянкасы) булуымны белгәч бик шатланып, Челадна хакында язылган буклетлар, "М+К"("Младеж а Култуже",1988.,русча "Молодежь и культура") дип исемләнгән китап бүләк итте. Әйткәндәй, җыентыкны Инджих Ткачның бик якын туганы Карел Ткач төзегән. Шуннан зур булмаган өзек китерәсе иттем:

"Челадна авылы Челадинка исемле бик гүзәл, теремек тау елгасы исеме белән аталган. Авылыбыз бик озын һәм берничә чакрымга сузыла. Шушы авыл үзәгендә сугыш елларында һәлак булган партизаннар һәм авылдашларыбызга куелган һәйкәл тора. Челадна халкы үзләрен фашизмнан коткаручыларга бүген дә зур хөрмәт белән карый.

...Ян Жижка партизаннары Княгиня тавында айга якын гына торып өлгерә: читтән килгән сатлыкҗаннар аркасында немецлар аларның Княгиня тавы итәгендә торганын белеп кала. Бу вакытта Челаднада адым саен диярлек гестапо листовкалары эленеп тора. Анда: "Сезнең җирегезгә килгән һәр русны, кем генә булмасын, үтерегез, тукмагыз! Телисезме сез, юкмы, без сезне, славяннарны барыбер тезләндерәчәкбез! Без, немецлар, сезне буйсындырачакбыз, без –дөнья кендеге! Сез безгә бил бөгәчәксез, теләмисез икән – үтерәчәкбез!" дип язылган була.

Челадна –Чехиядә киң билгеле авылларның берсе. Ул исемнәре "Партизан  сугышы" тарихына алтын хәрефләр белән язылган Кирилл Фиурашек, Рудольф Кубан, Вацлав Прохазка, Вацлав Седлак, Гинек Тошеновский, Олджих Махандр, Карел Винклер, Карел Кремел, Олджих Шимурда кебек туган ил азатлыгы өчен сугышкан Ян Жижка партизаннары Онджей Мелик, Франтишек Ушияк, Владислав Пениска, Франтишек Моло, Ян Мацура, Анежка Ткачова, Франтишка Павличкова, Анна Стругарова, Ян Кжиновский кебек чын патриотлары белән дә горурлана".

Марие Певна аша Инджих Ткачның туганнары барлыгын ишеткәннән соң, без ирем Владимир белән Карел Ткачны эзләп киттек һәм уйламастан очратып бик шатландык! Бактың исә, ул Даян Мурзин подпольедагы Чехословакия коммунислары белән очрашкан тау ресторанында эшли икән - без тапканда ул утын яра иде. Чехлар – төгәл халык, эше булгач, бик сөйләшәсе килсә дә, ул безгә вакыт бүлә алмады. Бу эшне икенче вакытка калдырып, фотога төшердек тә, Княгиня тавына киттек. Европада кешенең рөхсәтеннән башка аны, йорт-җирен фотога төшерү закон белән тыелган булуга карамастан, Карел Даян Мурзинның якташы булгач, "тагы да килегез, рәхмәт", дип  фотога төште.

Партизаннар төягеннән бүген дә ел әйләнәсенә туристлар, партизаннар сугышы белән кызыксынучылар өзелми. Алар монда Бескид һәм Княгиня (диңгез тигезлегеннән 1257 метр биеклектә) тауларына сокланыр өчен генә килми, ә Ян Жижка исемендәге беренче партизаннар бригадасы яугирләре  узган юллар буйлап йөрергә, алар яшәгән бункерларны карарга килә – моның өчен Челадна касабасы хакимияте тарафыннан барлык шартлар булдырылган, менә дигән туристик маршрутлар эшли.

Дөньялар гел бертөрле тормас, теләге булганнар рәхим итсен, адресы гади генә: Чехия Республикасы, Моравия-Селезия крае, Челадна касабасы.

Миләүшә Годбодь (Колмөхәммәтова)

Чехия Республикасы.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: