Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
1 июль 2023, 15:51

Даян Мурзин эзләреннән

Сатлык җаннар арасында.  

Даян Мурзин эзләреннән
Даян Мурзин эзләреннән

Сатлык җаннар арасында.

 

Узган елның ноябрь аенда Чехиянең Бескид таулары арасында урнашкан Челадна касабасының Ян Жижка партизаннары күмелгән зиратында Словакия һәм Чехиядә яшәүче Ян Жижка исемендәге 1-че партизаннар бригадасының тәүге командиры, поручик Ян Ушиякны һәм шул бригадада сугышып һәлак булган партизаннарны искә алу буенча оештырылган зур митинг узды. Аны Челадна касабасы хакимияте, Ян Жижка исемендәге 1-че партизаннар бригадасының Тарихи төркеме җитәкчесе, подполковник Карел Вацулек, бригада алып барган сугыш реконструкцияләрен булдырып һәм әзерләп халыкка күрсәтүчеВиза70Плюс” тарихи клуб җитәкчесе Иржи Тесаж оештырган иде. Чарада элекке Чехословакиядә немецлар белән партизаннар арасында каты сугышлар барган Острава, Фридек-Мистек, Опава, Всетин, Прешов һәм башка әллә күпме калалардан һәм партизан сугышына кагылышы булган дистәләгән авыллардан килгән кешеләр җыелган иде. Алар арасында яшьләрнең күп булуы шатландырды. Чыгыш ясаучылар Ян Жижка партизаннары алып барган сугышлар хакында тирән эчтәлекле чыгышлары белән куандырды. Челадна мәктәбе укучылары да читтә калмаган иде, алар һәлак булганнарга багышлап шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Ә иң ахырда “Виза70Плюс”тарихи клубының җитәкчесе Иржи Тесаж җитәкчелегендә исемнәре билгеле һәм билгесез батырларга багышлап партизан винтовкаларыннан салют бирделәр.  

Куе карагай, чыршы, явор (чаган) һәм бук агачлары белән капланган таулы-урманлы Чехословакия җирләре партизаннар сугышы алып бару өчен ифрат уңайлы булган, чөнки таулар, урманнар партизаннарга өй дә, сакланыр урын һәм ышык биргән.

1944 елның августында бирегә беренчегә "За Родину!" исемле партизан отряды ташлана. Командиры – Кызыл Армия подполковнигы Михаил Савельев. Аннан соң майор К. К. Поповның "Словак халык бригадасы", А. Я. Мишчинк - Белявскийның "Мәгълүмат" төркеме,  Лондоннан – "Вольфрам", чех халкының милли герое Ян Жижка исемен йөрткән һ.б. барысы йөзгә якын эреле-ваклы отрядлар барлыкка килә. Аларның барысы да Польша-Словакия чигендәге Бескид, диңгез биеклегеннән 1600 метр биеклектә урнашкан – Снежка (Каръяткан тавы), иң биек түбәсе 1000 метрга җиткән Лисья гора (Төлкетау), Лабэ (Эльба) елгасы буйлап сузылып киткән Крконоше (Тамактау), Высочина, Драһан һәм Валах тауларын төяк итә. Барысының да максаты - Кызыл Армиягә юл ачу һәм урындагы халык ярдәмендә партизан отрядлары төзеп, фашистларга каршы сугышу.

...Август азагында бер төндә Онджейник, Княгиня һәм Смрк (Карагайлык) таулары арасында утырган Челадна авылына якын гына бер урынга командиры поручик (лейтенант) Ян Ушияк һәм штаб начальнигы, командирның киңәшчесе итеп билгеләнгән якташыбыз Даян Мурзинның төркеме дә сикерә. Икенче көнне үк халык алдында митинг уздыралар. Урындагы халык аларның килүенә нык шатлана, аларга үзенең котҡаручылары дип табына һәм кулларыннан килгән кадәре ярдәм итә. Отряд Княгиня тавы итәгендә урнаша. Шунда ук бункерлар казып, кышкылыкка әзерләнә башлыйлар.

Әмма сугыш кешенең тышкы кыяфәтен генә түгел, холкын, эчке дөньясын да үзгәртә. Таулардагы “җир асты шәһәрләрендә” яшәүче партизаннарның алсыз-ялсыз, һәрвакыт карательләр килеп тар-мар итүеннән куркып, еш урын алмаштырулары, шуңа бетләү, ачлыҡ, үлән түшәлгән юеш җирдә йоҡлау, өс һәм аяк киемнәре, җылы одеаллар җитмәү, айлар буена юынмау аларның саулыгына да, кәефенә дә кире йогынты ясаган. Җитмәсә, туҡтаусыз кар-катыш яңгырлар яуган чакта тау башлары һәм урманнарны сөттәй куе томан каплап ала, мондый чакта  алда ни барлыгы бөтенләй күренми. Шунлыҡтан партизаннар еш адашалар, ә командирлар юл күрсәтүчесез бөтенләй йөри алмый. Шәхсән Ушияк белән Мурзинга урманчылар һәм сунарчылар ярдәм итә. Ә инде партизан бункерлары өстен каплап алган карлар эреп, партизаннар өстенә тамчылый башласа, болай да йончыган кешеләрнең күңелен сагышлы уйларга сала. Шунлыктан, бигрәк тә романтик рухлы яшь партизаннарның кешелек сыйфатлары юкка чыгып, отрядтан үз белдеге белән китүләре ешая. Аларның кайсыберәүләре хәтта гестапо агентына әйләнә. Ләкин илен, туганнарын, якыннарын уйлаганнар  “Партизан антына” тугрылык саклап, сугышуын дәвам итә.

Партизаннар кебек бер үк шартларда яшәгән Ушияк белән Мурзин бу хәлләрне белә, әлбәттә, шуңа “Өч имән” аэродромыннан ташланган “Правда” гәзитләрен укып, партизаннарның кәефен күтәрергә, җиңүгә рухландырырга тырышалар. Әмма тауларга ташланган гестапо агентларыннан саклану максатында үзләре дә еш кына урыннарын алмаштырырга мәҗбүр була...

Бескид, Валах тауларында барлыкка килгән эреле-ваклы партизан отрядларының барысы да чын булмаган. Ян Жижка отрядын юк итү максатында  үзен “Чехословакия Компартиясе сафындагы коммунист” тип танытучы ялган документлы партизаннар да пәйда булган. Махсус рәвештә гестапода әзерлек үткән мондай агентларга “протекторат” дип үзгәртелгән хокуксыз Чехословакиянең башлыгы Карл фон Франк тарафыннан партизан отряды командирлары, штаб начальниклары һәм комиссарларын тереләй тотарга яки атып үтерергә, һәм бу эштә немецлар ягында хезмәт иткән власовчылар хезмәтен күпләп файдаланырга боерык  бирелә. Немецлар ягында хезмәт итәргә теләүчеләргә зур акчалар түләнә. Әйе, Карл фон Франк тауларда партизаннарга каршы танклар, артиллерия куллана алмауларын  яхшы аңлый, шуңа да отрядларны эчтән таркату бурычын куя. Моның өчен славян халыкларын күрә алмаган судет немецларын куллана. Шуларның берсе - “Зур Франта”, “Бөек Франта”,”Шмидт” исемнәрендә йөргән Козловский фамилияле судет кешесе булса, икенчесе – үзен “коммунист“, ”антифашист” тип таныткан Ян Дворжак исемле чех була. Гестапога кем булса да ярый, алар өчен иң мөһиме, Чехия һәм Моравиядәге патриотик хәрәкәтне җитәкчесез калдырсыннар, иң тәүдә Ян Жижка партизаннар отрядын юк итсеннәр!

Кем соң ул Дворжак?

Моңа кадәр утызлап отряд командирларының башына җиткән Дворжакны гестапо иң тәҗрибәле агент дип исәпли, гестапо начальниклары оберштурмбаннфюрерлар Карл Каллус һәм Эрнест Геке аның операцияләре белән шәхсән үзләре шөгыльләнә. Икесе дә шушы җирдә туып-үскән судет немецлары булганлыктан, алар словаклар һәм чехларның гореф-гадәтләрен, телен белеп, кыю эш итәләр. Берәр авылга, йә калага барып керәләр дә, мәйдан уртасына халыкны җыеп: "Без – Ян Жижка партизаннары булабыз, әйдәгез, бергәләшеп фашистлардан үч алыйк!” дип чыгыш ясыйлар. Йөрәгендә немецларга каршы үч тойгысы йөрткән халык ышана, әлбәттә, боларга, һәм юлбарыс тиресе ябынган агентларга ияреп урманга китәләр... Әмма шул китүдән кабат әйләнеп кайтмыйлар. Менә шулай ышанучанлыгы, хәйләсезлеге сәбәпле, йөзәрләгән коралсыз ир-егетләр урманга керү белән юк ителә. Дошман мәкеренә төшкән бичараларның кайсыларын урман читләренә асып китәләр, шиклеләрен үлем концлагеры Маутхаузенга ташлыйлар.

Бу хакта ишеткән Даян Мурзин кояш кебек алчак, ачык күңелле дустын саграк эш итәргә чакыра. Бу вакытта отряд командиры Ушиякка төп-төгәл утыз яшь була, әмма партизаннар аны “дед” дип йөртә, ни өчен дигәндә, отрядтагы “халык үч алучыларының” уртача яше егерме бердән узмаган. Шунысы  гаҗәп: Ян Жижка отряды төзелеп тә бетә – гестапога билгеле дә була! Бу ни хәл? Әллә отрядта шымчылар бармы? Бу сорау аеруча Даян Мурзинны борчый. Җитмәсә, разведка китергән мәгьлүматлар тиздән карательләрнең овчаркалар белән отрядны юк итү максатында тауларга ике атналык облавага чыгарга җыенуларын белдерә. Шуңа өстәп, протекторатның һәр авыл, кала-касабаларында Ушияк белән үзенең фотолары төшерелгән игъланнар эленеп торуы, аларны тотҡан кешегә 100 мең рейхмарка вәгьдә ителүе, шундый летакларның (безнеңчә "боевой листок"лар) хәтта самолеттан ташлануы турында да әйтелә. Сак булганың яхшы. Менә ни өчен егерме ике яшьлек штаб начальнигы үз илен дошманнардан тазарту өчен ашкынып кайткан Ушиякның ышанып баручанлыгын ошатмый. Отрядка килгән егетләрне ныклап тикшереп кабул итик, дисә дә, Ушияк Мурзинны тыңламый. Һәр яңа кешегә якын күреп ышана һәм шикләнми.

Шулай бер көнне Мурзин командирга әйтми генә Дворжак артыннан күзәтү куйгач, берничә көннән соң немецларга каршы бер хәрби операциядә дә катнашмавы, күп вакытын отрядтан читтә уздыруы, рөхсәт ителмәгән  хәлдә дә радистка янында уралуын белә. Бу хакта Ушиякка әйткәч, ул: "Син, дускаем, бар кешене дошман күрәсең, алай ярамый. Дворжак әйбәт кеше ул", - дип сөйләшүгә нокта куя. Әмма Мурзинның эчке сиземләве үзенекен итә. Шунлыктан ул тота да Ушиякка әйтми генә отряд элемтәчесе Томик исемле үсмерне мөрҗә тазартучы сыйфатында разведкага җибәрә һәм шикләренең  дөреслегенә ышана. Моннан соң ул Ушиякка Дворжакны разведкадан читләтергә һәм ныклап тикшерергә тәкъдим итә, әмма командир барыбер ышанмый. Алай гына да түгел, Дворжакны Жилин шәһәренә разведкага җибәрә. Бу хәлләрдән соң командир белән штаб начальнигы арасыннан “ҡара мәче” үтә... Нишләргә? Бу сорау Мурзинның миен көне-төне бораулый...

...Көннәрдән бер көнне "Олы җирдән" тау башында урнашкан "Өч имән" аэродромына партизаннар өчен кием-салым, медикаментлар һәм корал төялгән совет самолеты төшәргә тиеш була. Тик ул Княгиня тавы өстендә әйләнеп йөри-йөри дә, аптырап кире китә... Ни өчен? Сәбәп шунда: бер урында гына дүрт почмаклы учак янарга тиеш булса да, тау башында шундый учаклар икәү булып чыга.! Ә кагыйдәләрне радистка Тимохина, командир Ушияк, штаб начальнигы Мурзин һәм аның урынбасары Онджей Мелик кына белгән була.

... Сер күп тә үтми үзеннән-үзе ачыла. Шушы хәлдән соң Дворжак командир белән штаб начальнигын, “мин сезне Каршылык хәрәкәте көчләре оешмасы җитәкчеләре  белән бәйләнешкә алып китәм”, дип засадага алып китә. Бу трагик  хәлләр Чертов Млин дигән  җирдә, 1944 елның икенче октябрендә була.

Әлеге мәкерле операциядә Дворжакка үзе кебек гестапо агентлары ярдәм итә. Командирлар якынлашу белән шунда ук көчле ату тавышлары яңгырый. Немец снайперлары Ушиякның ике кулына, ә Даян Мурзинның аягына аталар. Ушиякның автоматы төшеп китә, Мурзин исә чатанлый. Ату тавышын, әлбәттә, штабта да ишетәләр, тик командирларның берсе дә штабта булмагач, партизаннар  югалып кала.

Командир буларак, Ушияк ситуацияне аңлап ала һәм Онджей Мелекка штабка йөгерергә, засадага эләгүләрен җиткерергә, радистлар һәм радиостанцияне сакларга һәм иң мөһиме - тиз арада партизаннарга бункерларны ташлап китәргә боера. Бу боерык турында бүген Прагадагы хәрби архивта сакланган документларда да яхшы әйтелә (1970,58-че бит), анда Ян Жижка партизаннар отрядының тәүге командиры Ян Ушиякның нинди шартларда дошман тозагына эләгеп һәлак булуы турында да тасвирлана. Әйткәндәй, бу хакта, дошман тозагына эләгеп һәләк булган иптәшенең аянычлы язмышыннан сабак алган  Д.Мурзин истәлекләрендә языла: "Тут Дворжак снял ботинок и вытащил из каблука партийный билет члена компартии Чехословакии, подписанный Клементом Готвальдом. До этого ни один из подпольщиков не показывал нам партбилетов, а их прибывало десятками в день" ("Дошман тылындагы фронт", 138-че бит).

Яралы Ушиякны әле исән чагында  Владимир Вашек исемле мәрхәмәтле доктор карап, яраларын тазартып бәйләгән. Сугыштан соң ул медицина фәннәре докторы булып китә, ел саен Челадна зиратында оештырылган митингта катнаша, анда шул вакыттагы хәлләр хакында сөйли:

– Без, исән калган партизаннар,  ел саен Челадна зиратында уздырылган митингта үзебездә булган мәгълүмат белән бүлешеп тордык, – дип дәвам итә сүзен карт партизаннарның берсе Рудольф Шаманек. – Штявникта командир Ушияк Велке Битчи каласының яшерен халык советы әгъзалары белән бәйләнеш булдырды. Ул Совет офицеры, капитан Даян Мурзин белән Склабинага 1944 елның август азагында безнең авылга юллар ябылган, немецлар халыкны күпләп төрмәләргә ташлаган вакытта парашюттан сикерде. Ә бу вакытта тоташ Словакияда халык восстанияләре бара иде. Шуңа карамастан, Ушияк белән Мурзин Склабина һәм Мартиньякта халык белән бәйләнеш булдырып, Склабинаның Революцион халык советы рәисе Юрай Маерчик белән очрашуга иреште. 21 августта Маерчик Склабинаны Чехословакиядә тәүге азат авыл дип игълан итте һәм халык алдында авыл советы бинасы кыегына Чехословакия байрагын элде. Моны немецлар гафү итмәде: өченче октябрьдә нацистлар аны җәзалап үтерде.

Ян Жижка партизаннары халык ярдәменнән башка сугыша һәм фашистлар белән көрәшә алмый иде. Совет парашютистларына беренче булып ярдәм кулы сузган урманчы Немчаковның гаиләсен дә концлагерьгә ташладылар, йортларын нигезенә кадәр яндырып юкка чыгардылар. Шуңа карамастан, Революцион халык советы әгъзалары командиры Ян Жижка партизаннарына барыбер ярдәм итте, аның командиры Даян Мурзин белән тыгыз бәйләнештә торды. Бу вакытта Ян Жижкада 80 партизан бар иде – Ушияк белән Мурзин алдында аларны кышлату, кием-салым, дарулар белән тәэмин итү проблемасы да торды. Ушияк белән Мурзин  корал табу мәсьәләсе хакында да борчылып сөйләделәр. Отряд разведчигы Михал Масарик азыҡ-төлек белән тәэмин итү буенча җаваплы итеп билгеләнгән иде, аны да беренчегә шунда күрдек. Безнең эшлекле сөйләшүләр кайсы чакта өчәр сәгатькә сузыла иде, әмма барыбыз да канәгать калып, мөмкинлек килеп чыгуга кабат очрашырга сүз куешып хушлаша идек”.

 Әйткәндәй, бу чыгыш та Брндагы Моравия Земство музеенда сакланган профессор Йозеф Пшикрылның “Ян Жижка исемендәге Беренче партизаннар бригадасы тарихы” (“Рудольф Шаманка истәлекләре” исеме астында шушы китапка кергән, 282-чe бит).

Халык батырларын онытмый

Митингта чыгыш ясаучыларның берсе Челадна касабасы старостасының (хакимият башлыгының) урынбасары пани Вера Голова иде. Ул гомере  вакытсыз өзелгән командир Ушиякның биографиясе белән таныштырды, социализм таркалганчы авыл мәктәбенең Ян Ушияк исемен йөртүен әйтте.

Словак милләтле Ян Ушияк 1914 елның 5 октябрендә чехча Буденей (словакча Будина) дигән авылда крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1942 елның 10 сентябрендә Ушияк Венгрия дәүләте законнары буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Әмма күңеле белән фашистик Венгрия ягында сугышырга теләмәгән егет 1943 елның гыйнварында  үз теләге белән  Кызыл Армия ягына кача. Язмыш аны арытаба СССР-да Советлар Союзы Герое Людвиг Свободаның Бызаулыкта формалашкан Беренче Чехословакия армиясенә илтә. 1944 елның 21 июлендә булачак командирны  Киевтагы "Урман мәктәбенә" махсус хәрби курсларга укырга җибәрәләр – шунда ул Даян Мурзин белән дуслаша. Аларның Киевта ук төзелгән отряды икегә бүленеп, 20 августтан 21енә караган төндә Словакиянең Склабина авылына парашют белән сикерә. Саф күңелле командирның тиз ышанып баручанлыгы һәм кешелекле булуы аны вакытсыз үлемгә китерә. Яралы Ушиякны 1944 елның 3 ноябрендә Челадна касабасына ит чабучы булып эшләгән Олджих Махандра үзенең машинасында алып кайтып тәрбияләгән. Ә гестапо агенты Дворжак аны эзләп табып, “мин сезгә ярдәм итәргә килдем”, дип алдап алып китә һәм икенче көнне аның янына гестаповчыларны ияртеп килә. Шунда, башка чарасы алмаган командир, үзенә үзе атып һәлак була. Бу хәлдән соң немецлар касабаны уратып алып, һәр өйне тентеп чыга һәм бишенче ноябрьдә Мартиньяктан Рудольф, Йозеф, Владимир һәм Божена Кубановларны кулга алалар. Ушиякны яшереп асраган Бечва авылы тегермәнчесе Махандраны, аның белән бергә партизаннарга ярдәм иткән Кубанны өйләре алдында асып китәләр... Әмма 1944 елның 1-2 ноябрендә туздырылган Ян Жижка отряды барыбер сакланып кала һәм немецларга каршы диверсияләр оештыруын дәвам итә.

Ян Жижка отрядының батыр командирын халык Челадна зиратында 1944 елның өченче ноябрендә башка һәлак булган партизаннар белән бергә җирли. Тик соңгы юлга озатканда аның янында дусты "Юра" булмый – каты яраланган штаб начальнигы бу вакытта урманчы Ян Ткачның бункерында дәваланып ята...

Тереләй тотып алу максатында аягына атылган, үпкәсенә салкын тидергән Даян Мурзин нинди могҗиза белән тере калгандыр, бер Аллаһ үзе белә! Аны отряд элемтәчесе – урманчы Инджих Ткач һәм аның изге күңелле хатыны Анежка Ткачова тәрбияләп аякка бастыралар. Командирга Челаднада яшәүче Мацурова исемле хатынның Ярослав һәм Йозеф исемле уллары да ярдәм итә. Чыгыш ясаучы Голова ханым бу хакта “Сугыш елларында Чехословакиядә нацистларга каршы Каршылык хәрәкәте алып бару” (Прага, 1970, 58-че бит) исемле документларда бик яхшы әйтелүе хакында да әйтте.

Командир һәлак булып, штаб начальнигы каты яраланып гаип булганнан соң хәлләр нинди юнәлеш алган соң?

Ушияк белән Мурзинның язмышын белмәгән Василий Настенко икенче көнне төшкә кадәр үк бу фаҗигале урыннан партизаннарны ераккарак алып китә. Әмма алар җыенган вакытта гестапо башкисәрләре Княгинядагы бункерларга җитеп килгән була. Кемнәр китеп өлгермәгән, барысы да үтерелә. Бүген алар барысы да  Челаднадагы туганнар кәберендә “йоклый”.

Гестапо кулына төшүчеләр арасында шулай ук отрядның иң кыю партизаны Слава Коза да була. Аны бик озак җәзалаганнан соң, 1945 елның 15 гыйнварында Брнодагы гестапо йортына әверелдерелгән элекке студентлар тулай торагында асып үтерәләр...

Ян Жижка отряды командирларсыз калганнан соң, протекторат хуҗасы Карл фон Франк (1898-1946) 1944 елның 3 ноябрендә Прага радиосы аша халыкка менә нәрсә дип белдерә:

 "Ахтунг! (Игътибар!) Протекторат чигендә "бандитлар" һәм "бандитларга  ярдәм итүчеләр, рейхимпериягә ярдәм итүдән баш тартып, эштән качып йөрүчеләр юк ителде! Кем дә кем арытаба да  "бандитларга" ярдәм итәчәк, халык алдында асылачак һәм башкаларга сабак булсын өчен 48 сәгать дәвамында бауда асылынып торачак".

Әмма шуннан соң да халык партизаннарны онытмый, киресенчә, аларны үзләре эзләп табып ярдәм итә. Соңыннан, сугыш тәмамлангач та аларны онытмыйлар. Традициягә әверелгән менә шундый  митинглар ел саен уздырылып тора”.

 “А может мне поторопить смерть?"

Пришла трусливая мысль: а может поторопить смерть?"- дип яза Д. Мурзин үзенең "Дошман тылындагы фронт" исемле истәлекләр китабында (149-чы бит):

"...Я проснулся от сильной боли в ногах. Нога распухла, как бревно, и болела, не давая уснуть ни на секунду. Всю ночь я сидел и плакал от обиды, что не кончил Дворжака. Жалко мне было и себя, что не повезло в смерти. Нет, чтобы утонуть в водопаде, погибаю медленно, как крот в земле. Утром я протянул руки в щели. Пальцы посинели. Каюк тебе, Мурзин”.

Бу трагик хәлләрдән соң яралы Ушияк белән Мурзинны эзләү өчен отряд комиссары майор Иван Степанов тирә-як тауларга ундүрт төркем җибәрә, чөнки ул вакытта Ушиякның һәлак булганын белми әле. Бәхеткә каршы, бер төркем Ушиякның да хәлен ачыклый, Даян Мурзинны да эзләп таба. Кемнәр булган соң алар?

1944 елның 24 ноябрендә Тау Бечвасыннан өстәрәк яткан Знайка хуторында Мурзинны табучылар - Константин Арзамасцев белән Эмил Мирон исемле партизаннар була. Кызганыч, соңыннан Эмил Мирон гестапо агентына әйләнә.

Степановның тырышлыгы белән отряд радиостанциясе дә саклана: шунда ук Киевка радиограмма җибәрелә. Аннан килгән җавапта “Ян Жижка исемендәге партизаннар отряды белән җитәкчелек итү Д.Мурзинга күчә. Үзәкнең 1945 елның 6 декабрендәге боерыгы белән отрядка рәсми рәвештә “Ян Жижка исемендәге 1-че партизаннар бригадасы “ дигән исем бирелә”. Болар хакында һәм отрядның арытаба хәлләре турында үзенең чыгышында партизан сугышы реконструкцияләрен оештырып, халыкка күрсәтүче “Виза70Плюс” оешмасы җитәкчесе пан (әфәнде) Иржи Тесаж сөйләп ишеттерде.

– Әмма рәсми раслау килгәнче үк партизаннар Даян Баян улының командирлык вазифасын үзенә алуын үтенәләр һәм ул ризалаша, – дип дәвам итте сүзен пан Тесаж. – Чөнки Ушиякның үлеме аңа гомерлек сабак була. Моннан соң  Мурзин отрядка килгән яңа кешеләрне зур саклык белән кабул итә. Шулай бервакыт, мәсәлән, отряд элемтәчесе Божена исемле кыз туп-туры  Мурзинга килеп, “тиздән карательләр облава ясаячак, бу урыннан тизрәк китегез”, дип искәрткәч, тимерче кызын партизаннар чак-чак атып үтерми кала. Бәхеткә каршы, кызны Степанов танып ала. Әгәр шунда танымаса, әллә күпме таулар аша үтеп, арып-йончып килгән кызның гомере өзелер иде. Комиссар аны ашатып-эчертеп, ял иттереп, рәхмәтләр әйтеп озата. Китәр алдыннан Божена, “Әтием аз-маз булса да бригадага ярдәм булсын, дип сезгә бер мең крона акча җибәрде”, дип Степановның кулына акча тоттыра. Комиссар нык уңайсызланса да, яралыларга медикаментлар, азык-төлек, кием-салым сатып алу өчен ярдәм булыр, дип баш тартмый”.

Ушияк белән засадага эләккәннән соң, Даян Мурзин атыш урыныннан читкә киткәч, үзенә таныш урманчы Йозеф Клепач ишеген шакый. Ә ул  Челадна Подоланкасында бабасы Йозеф Бернатканың йортында яшәгән икән. Аның да сугыштан соң биргән күрсәтмәләре бар, шуларга игътибар итик:

(Дәвамы бар).

Миләүшә Годбодь (Колмөхәммәтова)

Чехия Республикасы.

Фото: rmbs-ufa.ru

 

 

Читайте нас: