Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
23 Май 2023, 11:20

Уфага – сәяхәткә!

   Алар Уфа лимонариенда һәм Рус драма театрында, шәһәрнең башка күп кенә истәлекле урыннарында булырга һәм яхшы тәэссоратлар алырга өлгергән.

Уфага – сәяхәткә!
Уфага – сәяхәткә!

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” проекты кысаларында тормышка ашырылган “Өлкән буын” федераль проектына ярашлы, Дәүләкәннең бер төркем өлкән яшьтәге апалары һәм абыйлары башкалага экскурсиягә килгән.

   Алар Уфа лимонариенда һәм Рус драма театрында, шәһәрнең башка күп кенә истәлекле урыннарында булырга һәм яхшы тәэссоратлар алырга өлгергән.

   Экскурсия Уфага нигез салынган урында, Уфа Кремле торган урында башланып киткән. Бүген анда Дуслык Монументы урнашкан. Аннан сәяхәтчеләр Салават Юлаев һәйкәлен караган. Аннан инде Уфа Лимонариенда булып, андагы искиткеч төрле декоратив агач һәм куаклар, тропик чәчәкләрне күреп сокланып бетә алмаган.

   Сәяхәт Рус драма театрында спектакль карау белән тәмамланган.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: