Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
12 Май 2023, 10:28

Тантанадан читтә калмаган

Уфада Җиңү парадына гадәти булмаган катнашучылар да кушылган.  

Тантанадан читтә калмаган
Тантанадан читтә калмаган

Уфада Җиңү парадына гадәти булмаган катнашучылар да кушылган.

 

Уфада Җиңү парадына чыккан кешеләр гадәти булмаган катнашучыларны да күреп калган. Октябрь Проспектыннан хәрби техника үтеп бетүгә, бушап калган урамга тиен чабып килеп чыккан. Нинди тизлектә чабвп килеп чыкса, шулай ук җитез генә киң урамны сикереп аша үтеп чыккан ул.

 «Башинформ» агентлыгына фотоны уфалы Наталья Дятлова җибәргән.

Бу хәлгә беркем дә битараф калмаган, әлбәттә. Тиен кешеләрнең кәефләрен тагын да күтәреп җибәргән.

Шулай итеп, Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган парадта, җәлеп ителгән 1,5 мең кеше һәм бер тиен дус катнашты, дип белдерә алабыз. 

 Фото: "Башинформ".

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: