Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
11 Май 2023, 14:20

Нацизмсыз тыныч тормыш хакына

Уфаның «Торатау” конгресс-холлында “За мир без нацизма” халыкара яшьләр форумы уза.

Нацизмсыз тыныч тормыш хакына
Нацизмсыз тыныч тормыш хакына

 

Уфаның «Торатау” конгресс-холлында “За мир без нацизма” халыкара яшьләр форумы уза. Аның төп максаты – яшь буынның игьтибарын нацизмсыз тормышка җәлеп итү.

Форум генерал Миннегали Шәйморатовның истәлегенә багышланган һәм “По следам мужества и славы: эстафета поколений” тарихи-мемориал экспедициянең икенче этабы булып тора. Аның беренчесе ел башында Луганск һәм Донецк халык республикалары территорияләрендә узды. Ул Донбассны немец-фашист аккупантларыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган иде. Пленар утырыш башланыр алдыннан экспедиция вакытында төшерелгән фильм күрсәтелде.

Конференциядә федераль һәм төбәк дәүләт власте органнары вәкилләре, эксперт-практиклар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм укытучылар, студентлар, укучылар, Луганск һәм Донецктан килгән делегация катнаша. Онлайн режимда Беларуссия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән катнашучылар кушылды.  

Фойеда «По следам мужества и славы: эстафета поколений» тарихи-мемориал экспедициягә, шулай ук ДНР һәм ЛНРдагы вакыйгаларга, махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстан кешеләренә багышланган күргәзмәләр оештырылды. Күргәзмә өчен үзенең экспонатларын Республика хәрби Дан музее, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханә һәм башка мәдәни учреждениеләр һәм оешмалар тәкъдим итте.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: