Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
11 Май 2023, 13:00

“Илебезнең патриотлары булыгыз, яшьләр!”

Йөз яшьлек ветеранның теләге һәм амәнәте шундый

“Илебезнең патриотлары булыгыз, яшьләр!”
“Илебезнең патриотлары булыгыз, яшьләр!”

Бөек Ватан сугышы ветераны, Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе ветераннар оешмасы әгъзасы, отставкадагы полковник, Шәйморатов ордены кавалеры Кәшшаф Сәмигуллинны республикада яхшы беләләр.

Аның турында бик күп мәкаләләр язылган, тапшырулар төшерелгән,  “Человек и его жизнь”, “Он — живая история” һәм “Жизнь замечательных людей. Кашшаф Самигуллин” дигән китаплар нәшер ителгән. Быел аңа “Уфа шәһәренең почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.

2 майда утны-суны кичкән фронтовик үзенең бер гасырлык юбилеен каршылады. Бу көнне 100 яшьлек ветеран хөрмәтенә аның йорты янында парад оештырылды.

Кәшшаф Әһелетдин улы Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында туа, дүрт кыз баладан соң көтеп алынган кадерле малай була. Апалары бердәнбер энеләрен кулларында гына күтәреп йөртә. Әмма иркә, бәхетле балачак озакка сузылмый - бик иртә ятим кала ул.  Әнисе Фәткыя Әлимгул кызы чирләп вафат булганда аңа нибары яшь ярым булган. Хәле булмаса да, ана кеше баласын күкрәк сөтеннән аермый. “Улыбыз таза, сәламәт булып үссен, озын гомер кичерсен”, — дип тели ул.  

Әтиләре Әһелетдин Сәмигуллинга биш бала тәрбияләү җиңел булмый. Зур гаиләне ашату өчен балта остасына якын-тирәдәге авылларга йөреп эшләргә туры килә.Колхозга алмыйлар аны, чөнки кышын күрше авылда эшен төгәлләп кайтып килгәндә, аты аягын имгәтә. Ә җирле активистлар атын колхозга бирергә теләмәгәнлектән ул моны махсус эшләгән, диләр. Әмма ул һәрвакыт намус кушканча яши.

1934 елда Әһелетдин абый бандитлар кулыннан һәлак була. Япь-яшь Кәшшаф, тома ятим булып, кырыс язмыш кочагында ялгыз кала. Татарстан якларына чыгып китә ул. Әмма ярты елдан кабат әйләнеп кайта. Шунда аны әтисенең абыйсы Гатаулла Сәмигуллин эзләп таба һәм үз тәрбиясенә ала.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, комсомол райкомы тәкъдиме белән Кәшшаф Сәмигуллинны Богырыслан педагогия училищесына укырга җибәрәләр. Тик матди яктан тормыш авыр була. Беренче курсны тәмамлагач, читтән торып укуга күчәргә туры килә аңа. ЗАГС бюросы мөдире, Иске Турай урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли ул. Кайда гына булса да, әтисенең васыятен исендә тота: тырыш була, яхшы укый. Максаты – югары уку йортында белем алу була. Әмма... 1941 елның 22 июнендә, гадәттегечә, авылда сабантуйга әзерләнеп йөриләр. Күтәренке бәйрәм рухын коточкыч хәбәр минутында юк итә. Бөтен халык радиоточка янына җыелып, Вячеслав Молотовны тыңлый.

Шул көннән башлап, комсомол Кәшшаф та тынгылыгын югалта. Өч тапкыр военкоматка бара ул, өч тапкыр, яшең җитмәгән дип, куып чыгаралар аны. Әмма югалып калмый, ЗАГСта эшләгән икетуган апасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә егет. Тик апасы баш тарта. “Документ үзгәртү – җинаять!” –ди. Кәшшаф исә үз сүзендә нык тора. “Ничек син фашистларны кыру теләген җинаять дип атыйсың? Мин комсомол, ничек тыныч кына монда ятыйм?”- ди. Нәтиҗәдә, метрика үзгәртелә, егет яшен “арттыра”.

 

 1941 елның декабрендә аны Краснохолмск хәрби-пехота училищесына укырга җибәрәләр. Билгеле, яңа гына төзелгән казармаларда яшәү шартлары булмый диярлек. Җылылык кына түгел, су да булмый – кар белән юыналар. Хәер, озак тормыйлар анда. Курслар нибары берничә ай дәвам итә. 1942 елның 15 маенда 20нче армия составында пулемет расчеты командиры вазифасында Кәшшаф Сәмигуллин Калинин фронтына Ржев шәһәре янына җибәрелә. “Ржев иттарткычы” дип атыйлар ул катнашкан каты алышларны.

–Фашистларның самолетлары күп иде. Алар “кара япма” булып күкне каплый һәм утка тота. Йөгереп чыккан кечкенә балаларны, аска төшеп, пулеметтан атып китәләр иде ул явызлар.  

Безгә Вазуза елгасын кичәргә кирәк иде. Ә яр биек һәм  текә. Пулеметларыбызны эре детальләргә сүтеп сөйрибез. Тик өскә күтәрелергә форсат юк – немец утка тота. Бервакыт безнең “Катюша”лар ут ачты! Фашистлар куркышып, окопларына чумды. Шундый көчле, җир селкенеп тора бит ул атканда! Без шулвакыт күтәрелеп, алга киттек!– дип исенә төшерә фронтовик.

Ничек кенә авыр булса да, хәтта сугышта да ул әтисенә биргән сүзендә тора: тартмый, эчми. Паектагы папиросларын 20 яшьлек пулет рассчеты командиры үзенең солдатларына бирә, ә спиртны алып та тормый. Хәер, кайвакыт сугышта ансыз мөмкин түгел иде ди ул...

Шул ук елның августында каты яраланып, контузия ала. Җиде ай госпитальда ятарга туры килә.  1943 елның февралендә өлкән сержант Кәшшаф Сәмигуллинны II группа инвалиды дип таныйлар һәм туган җиренә кайтарып җибәрәләр. Түбән Карамалыга кайтып, мәктәптә военрук булып эшли башлый ул. Әмма сәламәтлеге какшый, аны янә Казахстан госпитальләренең берсенә дәваланырга җибәрәләр. Шактый тоткарланырга туры килә аңа ул якларда. 

Фронтовикны Күкчәтау шәһәренең НКВД идарәсенә оперуполномоченный ярдәмчесе итеп тәгәенлиләр. 1946 елда Алма-Ата шәһәрендә милиция мәктәбен тәмамлый һәм Күкчәтау өлкәсе Эчке эшләр идарәсенең бандитизм белән көрәш бүлегендә тикшерүче була.

Тик туган як һәрвакыт үзенә тарта. Кәшшаф Сәмигуллин да күп тапкырлар күчерүләрен сорый. Әмма яхшы эшләгән кешене кемнең җибәрәсе килсен? Ниһаять, Мәскәүгә хат язып, рөхсәт алуга ирешкәч, 1951 елда БАССР НКВДсына бандитлар белән көрәш бүлегенә күчерелә ул. Монда кече лейтенанттан полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Берничә шау-шулы җинаять эшен тикшерүдә катнаша, чит ил разведкасы агентын эзләүдә 20дән артык куркыныч җинаятьчене, шул исәптән Ватаныбызга хыянәт итүчеләрне тоту эшендә катнаша.

Отставкадагы ФСБ полковнигы бик күп хөкүмәт һәм ведомство бүләкләренә ия. Аның күкрәген 42 хөкүмәт һәм 34 ведомство наградасы бизи.

Гомере буена хәйриячелек белән шөгыльләнә. Ярмәкәйдә  мәчет төзүгә булыша. Район китапхаанәләренә, мәктәпләренә меңләгән китап бүләк итә.

100 яшен каршыласа да, өйдә торырга һич вакыты юк ветеранның. Көндәлек графигы бик тыгыз. Без телефоннан шалтыратканда да Уфаның 84 татар гимназиясенә җыенып йөргән чагы иде.

 

–Ветераннар советында эшләгән чакта да үземнең тормыш иптәшем белән парлашып мәктәпләргә бара идем. Хәзер иптәшем мәрхүм инде, үзем генә йөрим. Балаларга күргәннәрне, кичергәннәрне сөйлим. Алар сугышның нинди булганын белергә тиеш. Үгет-нәсыйхәтләремне дә җиткерергә тырышам. Укуда, эштә һәрвакыт тырыш булыгыз! Кулларыгыз - алтын, йөрәгегез батыр булсын, дим. Чын кеше, чын партириот булыгыз! Сугыш елларында без патриот булмасак, җиңелгән булыр идек бит. Чуашмы, кыргызмы, татармы – барыбер иде. Без бер анадан туган кебек туганнарча иңгә-иң торып илне, азатлыкны сакладык! Уклардан, пулеметлардан, пушкалардан аталармы – берсеннән дә курыкмадык! Сез, яшьләр дә, бердәм булыгыз, дус булыгыз, үз илегезнең чын патриоты булыгыз, дип әйтәм. Сөйләп калырга, әйтеп калырга тырышам да ул. Ишетсеннәр генә иде инде яшьләр!–ди Кәшшаф Әһелетдин улы Сәмигуллин.

Эльмира Ибраһимова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: