9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 12:07

Ретроавтомобильләр күргәзмәсе эшли

Ретроавтомобильләр күргәзмәсе эшлиРетроавтомобильләр күргәзмәсе эшли
Ретроавтомобильләр күргәзмәсе эшли

Бүген, Җиңү бәйрәме көнне Уфаның В.И. Ленин исемендәге мәйданда борынгы автомобильләр һәм мотоцикллар, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чоры техникасы күргәзмәсе эшли.

Экспонатлар арасында уникаль машиналар да бар, мәсәлән, газ генераторы автомобиле ЗИС-5, ул бензин яки дизель ягулыгы белән түгел, ә газ генераторы ярдәмендә утын белән йөри. Аның миче водитель артында урнашкан Анда барлыкка килгән газ двигательне хәрәкәткә китерә.

Моннан тыш, рус драма театр янында Уфа халкы һәм шәһәр кунаклары Т-26, Т-28, Т-34, Т-60 танкларын, шулай ук "Патриот" хәрби-патриотик паркыннан БМПны күрә алачак.

Күргәзмә 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Монда ук, рус драма театры каршындагы мәйданда Уфа артистлары һәм иҗат коллективлары концерты узды.

Ретроавтомобильләр күргәзмәсе эшли
Ретроавтомобильләр күргәзмәсе эшли
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас