Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 13:10

Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды

Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, Бөек Җиңү көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, легендар комдив Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бу тантаналы чарада Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, ветераннар оешмалары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашкан солдатлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, скульптура композициясен Республика көнендә, 2022 елның 11 октябрендә ачтылар. Ул 112 нче Башкавдивизия сугышчыларына һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышлана.

"Без беренче тапкыр мондый карарны кабул иттек. Совет мәйданы, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы геройлары белән бәйле. Ә хәзер ул безнең ирекле батальоннарыбызны һәм мобилизацияләнгән сугышчыларыбызны җибәргән һәм каршы алган урын булды. Ватанны саклаучыларны хөрмәтлибез. Бу урын безнең яңа геройлар өчен дә. Шуңа күрә Җиңү көнен бәйрәм итүне без монда башладык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Минигали Шәйморатовның шәхесе зур әһәмияткә ия. Аның якты һәм, кызганычка каршы, фаҗигале язмышы бар. Ул-Башкортстанның лаеклы улы. Минем өчен ул республикабызның төп геройларының берсе", - диде Радий Хәбиров. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: