Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 11:13

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Җиңү көне белән котлады

"Без ул көнне онытмыйбыз! "

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Җиңү көне белән котлады
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Җиңү көне белән котлады

"Хөрмәтле иптәшләр! Кадерле ветераннар! Сезне чын күңелдән илебез тарихында истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгы белән котлыйм! 9 май-батырлык һәм дан көне, күпмилләтле халык батырлыгы алдында баш иябез, Мәңгелек хәтер һәм җиңүчеләрнең каһарман буынына чиксез рәхмәтлебез. Ул бетмәс-төкәнмәс патриотизм һәм Ватаныбыз өчен горурлык чыганагы булып тора. Бу көнне без кулларда корал белән көрәшкән һәм тылдагы фидакарь хезмәт белән көтеп алынган җиңүне аямый аямый-талмый хезмәт иткән барлык кешеләрне хөрмәтлибез.Сез бүген дә сафтасыз, яшьләр өчен үрнәк булып торасыз. Сезнең рух көчегез һәм ихлас ватанпәрвәрлегегез тирән хөрмәткә лаек. Башкортстанның барлык халкы исеменнән Сезнең алда баш иябез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Озын гомер һәм тыныч күк йөзе! Бүген җиңү байрагы астында Русиянең батыр уллары, ата-бабаларыбызның хәрби данына лаеклы чын патриотлар илне яклауга яңадан күтәрелде. Бөтен дөнья белән без фашизмның тар-мар ителүен телибез, шуңа якынаябыз.. Беләбез: безнең эш хаклы! Җиңү безнең якта булачак! Ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф телим! Бөек Җиңү көне белән! 

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: