Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
8 Май 2023, 15:56

Радий Хәбиров ветераннар белән очрашты

Донбасска эш сәфәре вакытында Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров Кызыл Луч шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булды.

glavarb.rul Радий Хәбиров ветераннар белән очрашты
Радий Хәбиров ветераннар белән очраштыФото:glavarb.rul

Кызыл Лучта Бөек Ватан сугышының берничә катнашучысы гына яши. Шуларның берсе - Григорий Михайлович Бокарев. Икенче Украина фронты составында ул Харьковтан Кировоградка кадәр юл үтә, Беларусьны фашистлардан азат итә, ә 1945 елның 9 маен немец Штеттинында каршылый. Лариса Григорьевна Самохвалова бала чакта ук Ленинград блокадасын кичергән. Әтисе Балтыйк флотында хезмәт иткән, әнисе тегүче була: матрослар өчен бушлатлар һәм бияләйләр теккән. Лариса Григорьевна хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, "Блокададагы Ленинградта яшәүче" медале белән бүләкләнгән. Башкортстан башлыгы ветераннарга Бөек Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче 9 май белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Радий Хәбиров аларга ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар билгеләп үткәнчә, 1941-1945 елларда бөтен ил Ватанны дошманнан саклауга баса. Бу изге сугыш иде, анда безнең халык берләшеп җиңде. Әмма, кызганычка каршы, 80 ел узгач, нацизм яңадан баш күтәрде. Шуңа күрә бүген Донбасста туып-үскән Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге хәрби хезмәткәрләр белән янәшә уртак Җиңү өчен көрәшәләр. Ветераннар сугышчыларга куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен теләделәр.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: