Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
8 Май 2023, 12:43

Хәрби парад туры эфирда

Республика телеканаллары 9 майда туры эфирда төп чараларны күрсәтәчәк.

Хәрби парад туры эфирда
Хәрби парад туры эфирда

9 майда Уфада төп чараларны Башкортстан халкы туры эфирда күрә алачак. БСТ телеканалы, шулай ук "Башкортостан 24" һәм "Вся Уфа" каналлары Җиңү көнендә хәрби парадны күрсәтәчәкләр. Уфа территориаль гарнизоны көч структуралары учреждениеләре, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, уку йортларының курсантлары һәм кадетлары тантаналы цөрештә катнашачак. Трансляция 12.00 сәгатьтә башлана. 19.00 дән тамашачылар турыдан-туры эфирда Башкортстанның Совет мәйданында Уфада узачак "Время сильных!" сәнгать осталары концертын күрәчәк. Ә 23.00 сәгатьтә бәйрәм салютының туры трансляциясе башлана. Моннан тыш, көн дәвамында телеканаллар эфирында республиканың төрле почмакларыннан, шулай ук илнең башка шәһәрләреннән турыдан-туры кертелгән бәйрәм телемарафоннары узачак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: