Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 Май 2023, 19:25

“Исән бул” дигән иде... (ХИКӘЯ)

9 майдан соң Фәния белән Әлфия, өйдәге эшләрне тәмамлагач, һәркөнне авыл башына чыгып басар булдылар. Бик озак көттеләр. Көннәрдән беркөнне Әлфиянең сабыры бетеп, тәмам авырып егылды...

letsgophotos.ru
Фото:letsgophotos.ru

“Әткәйне дә сугышка алалар” уртанчы абыйсы Сәгыйть шул хәбәрне җиткергәч, биш яшьлек Фәниянең йөрәге “жу” итеп китте. Бик куркыныч нәрсә бугай ул сугыш, дигәннәре, күрше малайлары бер-берсенә әтәчләнеп ябешсәләр дә, борыннары канап бетә.Үз күзләре белән күргәне бар Фәнияненең.

Әтиләре колхоз рәисе булгач, көзгә хәтле бронь белән калдырып торганнар иде менә, кыр эшлэре беткәч, алырга булганнар инде шул сугышка, илне сакларга. Бронь дигәннәрен дә аңлап бетми әле Фәния, бәрән түгелдер лә инде. Ничек әтисен бәрән белән генә калдырсыннар инде, һич югы эт белән булса иде. Абыйлары әйтә дә бит, политически сүз дип, ныклап сорасаң, анысы сәпсим аңлаешсыз инде аның.

Кич белән әтисе кайтканчы йоклап кителгән, иртән уянып китсә, әнисе мич алдында булыша, абыйлары инде күптән сәкедә тезелешеп утыралар бугай, өчесенең дә күзләре шар хәтлем, сеңлесе Әлфия янәшәсендә йоклап ята, берни белми әле.

Килешле генә зәңгәрсу күлмәге өстеннән ак альяпкычын ябып алган әнисе көлчә пешереп булышамы соң ул шунда мич алдында, әтиләре күренми. Әллә соң сугышка китеп тә барганмы, хушлашмыйча да. Йоклап калганнармы әллә Әлфия белән. Абыйлары гына озатып калганмы? Ә-ә, әнә, әтиләре ишектән кереп килә. Култык астына гармун кыстырган. Тагын берне кулына тоткан. Өченче гармунны култык астына кыстырып, шәкерт абыйлары да күренде. Әткәләренең энесе ул. Гармунда да бик оста уйный. Әткәләренең уйнаганын ишеткәне юк Фәниянең, ә менә өч бертуган агаларын уйнатырга һәрчак керә шәкерт абыйлары, өйрәтеп бетерде инде шуларны. Мансур абыйсына, Сәгыйть абыйсына, Рәфкать абыйсына тальян дигән гармуннарны тоттырды да аталары, уйнарга кушты. И-и, ярата да инде Фәния тальян тавышын. Абыйлары әле берәм-берәм генә уйный иде, өчәүләп уйнагач, бигрәк күңелле икән. Тик бүген шатланырга ярамыйдыр шул, әткәләрен сугышка алалар бит.

Күршеләр Газиз белән Гадилә аталарын сагынып, күптән елыйлар инде, Фәния дә сагынса... Күзләренә тулган яшьләрен күрсәтмәс өчен, Фәния бауда эленеп торган вильвит чалбар астына качты. Бергәләп елашырга Әлфиясе дә уянмый ичмасам, алар булдырырлар иде бергәләп. Ә абыйлар сузып-сузып тарталар тальяннарын. Үзе рәхәт, үзе моңсу. Әлфия дә уянды. Өч кенә тулып китте шул әле сеңлесенә, апасын ияреп, күп итеп уйный да , арый.Аннары күп итеп йоклый.Түземлеге бетә Фәниянең сеңлесе уянганны көтеп.

Сәкенең бер башыннан шап итеп килеп төште дә Әлфия, Фәния апасы янына килеп аягүрә басты. Әнкәләренең иңеннән кочып торган аталары барысын да күздән кичереп чыкты да, иң элек өч улының башыннан сыйпады, аннары Фәния белән Әлфия янына килеп, вильвит чалбар арасыннан аралап алып, Фәниясенең кара чәчләреннән сыйпады, нәни толымнары белән уйнап алды, пышылдап кына “Көтегез, кызым,”-диде.

Аннары кечкенә Әлфияне кулларына алып: -Исән бул, кызым, яме, - диде.

-Ялал, исән булылмын,-диде кечкенә Әлфия, очкынлы зур кара күзләрен як –якка йөгертеп. Күрдегезме, янәсе, әттәсе аны күтәреп үк алды. Әйтерсең лә әтисен ишегалдына гына озата. Әйтерсең, әтисе әз генә тора да кире әйләнеп керә.

-Без җиңәрбез дә ул илбасарларны, кайтырбыз, алла кушса, хушыгыз,-диде дә әтиләре, ишектән чыгып китте. Аның артыннан ук берәм-берәм агалары юк булды. Аннары әниләре белән шәкерт абыйлары.

Фәния бу сугыш дигәннәрең бер дә кирәкмәгән нәрсә икәнен аңлап, мышк-мышк еларга кереште. Аңа сеңлесе Әлфия кушылды.Әни дә, абыйлар да булмагач, йорт шундый шыксыз, ямьсез, күңелсез күренде, җитмәсә, алмагач ботагы җил искән саен тәрәзәгә бәрелеп-бәрелеп ала. Ирештергән кебек: ”Киттемени инде сезнең дә әткәгез сугышка, сез дә еларсыз микәнни инде хәзер Газиз белән Гадилә кебек”, дигәндәй.

***************

Әтисе кайтуга сеңлесе исән булсын, дип саклап кына йөртә иде дә Фәния, тик әтисе китеп озак та үтмәде “хәбәрсез югалды” дигән хат килеп төште өйләренә.

Көннәр шундый суык, Кыш бабай тәрәзәгә әллә нинди бизәкләр төшереп китә дә, Фәния белән Әлфия шул бизәкләргә өреп, кечкенә генә тишекләр ясыйлар да, урамны күзәтәләр. Кызык та түгел. Урамда беркем күренми. Сирәк-сан гына, әллә ничә көнгә бер карт-коры үткәли шунда. Әниләре дә, абыйлары да иртә белән чыгып китәләр дә кич авышкач кына кайталар. Бәрәңге белән кыерчык икмәк куеп китәләр өстәлгә.Тора-бара аларының да күләме кими төште, сөт-катык чүмереп, эчләре күбеп китә иде кызларның. Анысы да күп түгел бит әле аның.

Аннары...”Кан чиреннән теге үлгән, бу үлгән” дигән хәбәр йөри башлады. Гадилә ахирәте дә үлгән икән, җәйләрен бергә уйныйлар иде дә. Бик суык булгач, әниләре артык кына тышка чыгармый, өе дә бик җылы түгел бит әле аның. Шулай итеп, апалы-сеңелле алар әтиләрен көттеләр дә көттеләр. Югалган әтиләрен берәрсе табар да өйгә озатыр, яки китереп үк куярлар.

Кышлар үтте, җәйләр җитте, тагын көз килде. Кемдер сугышта аягын калдырып кайткан, кемдер кулын, кемдер “контужен” булган дигән хәбәрләр ишетелде кызлар колагына, аларда кич утыручы әби-апалардан. Әниләре көннәр буе эштә , бригадир булып, оештырып йөри, кичләрен фронтка дип оек - бияләй бәйлиләр дә фронтка озаталар.Посылка белән.

Арада йөргән хәбәрләргә бераздан кызлар үзләре дә инандылар. Сугышта бер аягын калдырып, шәкерт абыйлары кайтып төште. Алдан гына Мансур абыйларына повестка килде. Шәкерт абыйлары кызларга әчмуха икмәк белән ваклап ваткан ап-ак шикәр тоттырды.

-И-и,кайнеш, үзегезнең дә балалар итәк тулы, рәхмәт инде арттыра алганыңа, - диде әниләре.

*************

“Сугыш беткән, сугыш тәмамланган.Ур-ра! Җиңдек!” Урам тулы халык. Ябык булсалар да, сәләмә киемнән булсалар да, барчасының йөзендә нур уйный. Җырлыйлар, елыйлар, бииләр, көләләр. Фәния белән Әлфиянең дә күңелләре шат. Мансур абыйлары күптән түгел генә киткән иде, аллаһ теләсә кире кайтыр, ”хәбәрсез югалган” әтиләрен дә алып кайтыр. Әйтеп җибәрделәр кызлар. Кайбер күрше апалар бик елыйлар да әле әнә. Кара кәгазь алганнар. ”Әтиегез батырларча һәлак булды”-дигән.

Фәния белән Әлфия зур үсте инде хәзер, күпне аңлыйлар. Яшереп кенә әниләре дә елый елавын, әтиләрен каян эзләргә белмәгәнгәдер инде. Бәлки, үзе кайтып төшер әле.

9 майдан соң Фәния белән Әлфия, өйдәге эшләрне тәмамлагач, һәркөнне авыл башына чыгып басар булдылар. Һәркөнне җәйләрнең ахыры җиткәнче. Бик озак көттеләр. Басу капкасына сөялеп. Көннәрдән беркөнне Әлфиянең сабыры бетеп, авырып егылды. Августның салкын яңгыры үзәкләргә үтеп ява да ява. Ә Фәния белән Әлфия авыл башындагы ызан киртәләренә утырганнар да, көтәләр дә көтәләр әтиләрен. Кинәт Әлфия: “Әткәй исән бул, дип әйтте. Мин исән булдым. Ә үзе кайтмады да кайтмады. Хәзер исән дә булмам инде-е,” дип кычкырып елап җибәрде.

Кызлар икесе дә яңгырга күшеккәннәр, өшегәннәр иде. Аларны абыйлары гына табып алды. Аннары озак авырып яттылар. Әлфия бигрәк тә. Фәния, сеңлесенең газапланып ятканын күреп, бик үкенде. Әткәй аңа “Исән бул” дигән иде бит, исән генә була күрсен, сеңлем, исән генә була күрсен. Ул бит аны һәрчак саклап кына йөрткән иде, бер сынык икмәген һәрчак бүлешә иде, сеңлем ач булмасын, авырмасын, дип.

Әткәләре киткән көн яңгырлы иде бит, кайтканда да, яңгыр булгач, бәлки, кайтыр әле, дип көттеләр дә көттеләр. Сеңлесе савыкканнан башлап, картайганчы, Фәния сеңлесен саклап кына йөртте. Ул исән булса, әткәсе кайтыр да төшәр кебек тоелды башта. Аннары ул ике сүзне әткәсенең васыяте итеп кабул итте. Үсеп, кияүгә биргәнче саклады ул сеңлесен. Аннан соң, өч баласын калдырып, яшь кенә көе кияүләре вафат булгач та, үзе дә тол калгач та. Нинди генә авырлыклар килсә дә, сеңлесе белән иңгә-иң булдылар алар. Әлбәттә, агалары –җингиләре дә һәрчак ярдәм итеп тордылар икесенә дә.

Әмма әткәләренең “Исән бул, яме, кызым, дигән сүзләре икесенә дә тормыш иткәндә канат куйды, әтисе бит Фәниягә дә күз кысты шулчак елмаеп, сеңлеңне сиңа тапшырам, дигәндәй. Берсе апа, берсе сеңел була белде алар.

Менә бүген, Фәниянең олы улы ярдәмендә, икесе дә Туганнар каберлегендә, Курган далаларында батырларча һәлак булган әтиләренең исем-фамилиясен укып, баш ияләр, чәчәк салалар.

“Исән бул, дигән идең, исән булдым бит. Картаеп беттем инде. Менә, сине дә таптык, әткәй. Кайтмагач, үзебез эзләп килдек, - дип пышылдый Әлфиянең иреннәре. Фәния, елап җибәрмәс өчен, Әлфиясенең, яраткан сеңлесенең иңнәреннән коча.

Әнфисә Шәемова.

Илеш районы, Шәммәт авылы.

Читайте нас: