Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
5 Май 2023, 18:30

Укытучылар Бөек Ватан сугышы турында мобиль музей булдырганнар

Укытучылар Бөек Ватан сугышы турында мобиль музей булдырганнар
Укытучылар Бөек Ватан сугышы турында мобиль музей булдырганнар

Краснокама районының Карый авылы укытучылары «Ватан тарихы» фонды гранты ярдәмендә Бөек Ватан сугышына багышланган мобиль музей төзегәннәр.

Музей куполлы системалар, идән конструкцияләре, мобиль өстәл модульләре, экспонатлар һәм сугыш турында материаллар белән җиһазландырылган җыелма конструкциядән гыйбарәт.

Бу проект яшь буынга сугыш турында тарихи белемнәрне сакларга һәм тапшырырга ярдәм итә. Карый авылы укытучылары тарафыннан "мобиль музей" проектын булдыру - үз халкы һәм киләчәк буын өчен файдалы эш башкаруының искиткеч мисалы. Музейның мобиль булуы шул яклап уңайлы - күргәзмәләрдән һәм экспозицияләрдән ерак булган кешеләргә тарихны, истәлекләрне бик гади итеп җиткерергә мөмкин.

Проект авторы Светлана Мищихина, Карый авылы мәктәбе укытучысы. Ул һәрвакыт үзенең туган як тарихы белән кызыксына һәм үз мәктәбе өчен файда китерерлек эшләр эшләргә тели, әкренләп аның идеясе Ватан тарихы фонды ярдәме алган проектка әверелә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: