+22 °С
Яңгыр


Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Уфа "Нур" татар дәүләт театрында бәйрәм чаралары узачак.
17. 00 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда башкала халкы һәм кунаклары өчен " Җиңүле май" дигән концерт программасы булачак. Анда сугыш еллары җырлары яңгыраячак.
18.00 сәгатьтә Зур залда "Җырларда яшәгән хәтер" исемле театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә.
Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассадан сатып алырга мөмкин.
Билетларны Пушкин картасы буенча да алырга була. Рәхим итегез!