Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
3 Май 2023, 13:46

Быел салют буламы?

Башкортстан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын каршыларга әзерләнә.

Быел салют буламы?
Быел салют буламы?

Башкортстан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын каршыларга әзерләнә.

9 майда Уфаның Совет мәйданында иртәнге сәгать 10да генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында чәчәкләр салудан башлана. 11.00дә Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы була.

9 майның төп чараларының берсе – Уфаның Октябрь проспектында хәрбиләр һәм техника парады. Быел беренче тапкыр парад расчеты составында махсус хәрби операция яугирләре һәм диңгез пехотачыларының кадет класслары катнаша. Парадны вертолетлар һәм бәләкәй авиация самолетлары очышы тәмамлый.

Ленин исемендәге мәйданда 8 -10 майда ретро-техника күргәзмәсе оештырыла. Рус драма театры парковкасында тарихи техника һәм «Патриот» хәрби-патриотик паркының хәрби пехота машинасы урнаштырыла.

18.00 Совет мәйданында тантаналы патриотик концерт башлана. Чара Ленин исемендәге майданда 23.00дә  бәйрәм салюты белән тамамлана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: