9 май - Җиңү көне
28 апрель 2023, 06:27

Сугыш ветераннары котлау хаты алачак

Сугыш ветераннары котлау хаты алачакСугыш ветераннары котлау хаты алачак
Сугыш ветераннары котлау хаты алачак

Бөек Җиңү көне алдыннан Башкортстан почтальоннары Бөек Ватан сугышы ветераннарына Русия Президентының шәхси котлавын җиткерәчәк.

2 майдан 8 майга кадәр почтальоннар республикада яшәүче 13 меңгә якын сугыш ветеранына хат тапшырачак. Конвертта дәүләт башлыгы Владимир Путин имзалаган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан котлау открыткасы.

Гомум алганда, Русия буенча почтальоннар ветераннарга Президенттан 500 меңгә якын котлау хаты тапшырачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас