

Башкортстанда Җиңү Байрагы турындагы законны үтәмәгән өчен штрафлар кертеләчәк. Республика Корылтаенда бу хакта искә төшерәләр. Быелдан алып дәүләт власте һәм җирле үзидарә биналарында Җиңү көнендә РФ һәм БР, шулай ук муниципаль берәмлек флаглары белән беррәттән Җиңү Байрагы копияләре дә эленергә тиеш.
Җиңү Байрагын тантаналы чараларда куллану тәртибе дә расланган. Законны үтәмәгән очракта штрафлар билгеләнәчәк. Вазифа биләүчеләр өчен ул 10 мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр тәшкил итсә, юридик затлар өчен бу сумма 20дән алып 25 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Парламент спикеры Константин Толкачёв сүзләренчә, Җиңү Байрагы копияләрен куллану патриотизм тойгысы тәрбияләүгә һәм тарихи хәтерне саклауга юл куя.
“Җиңү Байрагын күтәрү тантаналы ритуал гына түгел, – диде Константин Толкачёв. – Бу, беренче чиратта, замандашларыбызның фашизмны җиңгән буынга рәхмәте. 20 гасыр тарихының героик һәм шул ук вакытта фаҗигале битләре хакындагы хәтер буыннан буынга күчеп килергә тиеш”.
Чыганак: bashinform.ru