9 май - Җиңү көне
25 апрель 2023, 11:50

Уфага “Хәтер поезды” киләчәк

 Русия һәм Беларусия регионнарының X форумына әзерлек чаралары бара.

Уфага “Хәтер поезды” киләчәкУфага “Хәтер поезды” киләчәк
Уфага “Хәтер поезды” киләчәк

  “Хәтер поезды” Уфага 27 июньдә киләчәк. Проект Русия һәм Беларусия регионнарының X форумы кысаларында тормышка ашырыла. Поезд маршруты ике илнең шәһәрләре аша узачак. Гадәттән тыш поездның пассажирлары төрле ярышларда һәм олимпиадаларда җиңгән 200 мәктәп баласы булачак.

"Проект ике ил яшьләрен берләштерүгә, хөрмәтле караш формалаштыру һәм безнең бабаларыбыз батырлыкларының мөһимлеген аңлату, күрше дәүләтнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру максатын куя", диде Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юллар министры Александр Клебанов.

Исегезгә төшерәбез, Русия һәм Беларусия регионнарының X форумы Уфада 26 - 28 июньдә узачак. Чара 2014 елдан башлап Русиянең Федерация Советы һәм Беларусия Милли Советы патронаты астында үткәрелә. Форумның төп максатлары - Союздаш дәүләтнең интеграция процессларын тирәнәйтү, парламентара, сәүдә, икътисадый, фәнни, мәгариф, мәдәни элемтәләрне ныгыту, бизнес элемтәләрен киңәйтү, перспектив өлкәләрне үстерү.

Быел беренче тапкыр Башкортстан Русия тимер юлларының " Җиңү поезды" һәм "Хәтер поезды" ике хәрби-патриотик проект маршрутына кертелде. Инде 29 апрельдә җирле вакыт белән 11 сәгатьтә Куйбышев тимер юлында формалашкан "Җиңү поезды" Уфага килеп җитәчәк.

Поезд составында Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби техникалар урнаштырылган. Алар янында фотога төшү мөмкин булачак.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас