9 май - Җиңү көне
18 апрель 2023, 14:40

Онлайн узачак

“Үлемсез полк”  акциясендә катнашырга теләүчеләргә онлайн формат  тәкъдим ителде.

Автомобильгә куярга мөмкинАвтомобильгә куярга мөмкин
Автомобильгә куярга мөмкин

Быел «Үлемсез полк»ның традицион оештырылган йөреше булмаячак, бу хакта чараның рәсми сайтында акцияне оештыручылар хәбәр итә. Барысына да таныш булган йөрешне берьюлы берничә формат белән алыштыралар, шул исәптән полк онлайн режимда узачак.

Автомобильчеләргә үз ветераннарының портретларын автомобильләрнең арткы яки арткы ян пыялаларына урнаштырырга тәкъдим итәләр. Иң мөһиме-ветераннарның портретларын водительгә комачауламаслык итеп урнаштырырга кирәк. Оештыручылар шулай ук ветераннарның фотоларын киемнәргә беркетергә тәкъдим итә.

Моннан тыш, полк онлайн форматта узачак. Сайтка апрель ахырына кадәр ветеранның фотосын һәм мәгълүматларын кертергә мөмкин булачак, аларны оештыручылар видеооткрыткага берләштерә.

- Һәр геройга карап, аның фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен укып булачак, шулай ук ул гомум видеоязмада күренгәнче, герой белән язманың бер өлешен табып булачак, — дип билгели оештыручылар.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас