9 май - Җиңү көне
11 апрель 2023, 07:59

Хәтерне яңартып торырга кирәк!

Бухенвальд! Рух ныклыгы әҗәлне җиңә!

Хәтерне яңартып торырга кирәк!Хәтерне яңартып торырга кирәк!
Хәтерне яңартып торырга кирәк!

Бухенвальд! Рух ныклыгы әҗәлне җиңә!

 

Иртәгә, ягъни, 11 апрельдә Республика Хәрби Дан музеенда “Истә тотсаң да куркыныч, онытырга да ярамый” дип аталган чара узачак.

 «И помнить страшно, и забыть нельзя» чарасы Халыкара фашист концентрацион лагерьләре тоткыннарын азат итү көненә багышланган.

Моннапн нәкъ 78 ел элек Бухенвальдта тоткынлыкта асралган  ач, коралсыз, авыру, авыр эштән алҗаган кешеләр баш күтәреп чыкканнар һәм бәйсезлеккә ирешкәннәр.
Аннан тыш, Хәрби дан музеенда яшь буын вәкилләре «Освенцим» концентрацион лаегере тоткыны Мосалыгина Виталия Винцентовна белән дә очрашачак.

Ул лагерьдә кичерелгән авырлыклар турында сөйләячәк.

Бу тирән мәгънәле чарада истәлекле көнгәш багышланган видеоматериаллар куелачак, җырлар яңыграячак.

 Фашизмга каршы көрәштә башларын салган, чиксез-чамасыз газапларга, рәнҗетүләргә дучар ителгән тоткыннар хөрмәтенә шәмнәр кабызып, бер минут тын тору бүгенге буынның хөрмәте булыр. Аяусыз сугыш корбаннары мәңге истә!

 

Фото: biblioteka09.ru

Хәтерне яңартып торырга кирәк!
Хәтерне яңартып торырга кирәк!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас