9 май - Җиңү көне
23 март 2023, 11:25

"Катюша" җыры белән

9 майда "Үлемсез полк" бер үк вакытта бөтен Башкортстан буйлап узачак.

svetput.rysvetput.ry
Фото: svetput.ry

2023 елның 9 маенда «Үлемсез полк» йөреше бер үк вакытта бөтен Башкортстан буенча узачак.

Акция кысаларында гомумреспублика тынлык минуты һәм бер үк вакытта БР халыклары телләрендә «Катюша» җырын башкару планлаштырылган. Бу хакта «Үлемсез полк» штабы утырышыннан соң билгеле булды.

Төбәкнең хезмәт министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, акция традицион рәвештә көндез узачак. Шәһәр-районнарда колонналар бер үк вакытта старт ала. Җырны башкару да синхрон булачак.

Оештыручылар фикеренчә, бу Башкортстанның барлык халкының бердәмлеген һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүе турында якты истәлекне саклау теләген күрсәтергә тиеш.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас