

Кырымның Русиягә кушылган көненә багышлап, Уфада “Праведник” фильмының хәйрия сеансы узачак.
18 мартта “Родина” кинотеатрында Патриотик кино кысаларында “Праведник” фильмы күрсәтелә. (Режиссеры - Сергей Урсуляк.) Ветераннар, тыл хезмәтчәннәрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен бушлай кино карарга чакыралар. Башлана көндезге 12дә.
“Праведник” хәрби драмасы безнең якташыбыз, Благовещен районы кешесе Николай Киселевның үлемсез батырлыгы турында бәян итә.
Богородское (Сергеевка) авылыннан Николай Киселев 30 елларда Ленинградка китә. Ә 1941елда үзе теләп фронтка китә. Бөек Ватан сугышы елларында партизан Николай Киселев 218дән артык яһүдне оккупацияләнгән Белоруссия җиреннән алып чыга. Шушы вакыйгага багышланган да инде фильм.
Төп рольләррне популяр актерлар Александр Яценко, Сергей Маковецкий, Фёдор Добронравов, Евгений Ткачук, Юлия Витрук, Любовь Константинова, Константин Хабенский башкара.