

Америка белгечләре коронавирусның барлык билгеле штаммнарыннан саклый алырлык вакцина ясаганнар.
Аны эшләүдә аларга ясалма интеллект ярдәм иткән - ул кирәкле аксым комбинацияләрен сайлаган. Препарат инде тикшерү дә үткән. Коронавирус белән каты авырган тычканнарны ул үлемнән саклап калган.
Русиядә дә, Федераль медицина-биология агентлыгы коронавирусның барлык төрләреннән саклаячак универсаль вакцина булдыру юнәлешендә эш алып бара. Бу хакта агентлык башлыгы Вероника Скворцова белдергән, дип яза ТАСС.
Әйткәндәй, коронавирус барлыкка килгәннән алып бүгенге көндә кадәр Башкортстанда барлыгы 6000нән артык кешенең гомерен өзгән.