

Берләштерә, очраштыра, дәрләндерә туган җир.
Март башында авылыбызда күңелле спорт чарасы узды. Ул “Бердәм Русия” партиясенең “Доступный спорт” проекты буенча оештырылды. Авыл халкы бу көнне зур әзерлек белән түземсезләнеп көтеп алды. Безнең яшәештә матур хәтирәләр калдырган чарада “Бердәм Русия” партиясенең “Доступный спорт” проекты координаторы Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, “Грант-Агро” фирмасының генеральный директоры, якташыбыз Илмир Гайса улы Шәрипов, “Бәрәкәт-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Рәлиф Сәйфетдниов, Бүздәк район советы депутаты Азат Мөхәммәтгәрәев катнашты. Милана Флүр кызы Кәримова җитәкчелегендәге Богады авылы мәктәбе укучылары, мәктәп коллективы безнең чакыруны ихлас кабул итеп, чын күңелдән чарада катнаштылар, бәйрәмебезнең тагын да ямьлерәк, мәгънәлерәк үтүенә зур өлеш керттеләр.
Авылдашларыбыз бердәм, сәләтле һәм тырыш безнең. Бу көнне дә ак кар өстендә дә сый-нигъмәт тулы табыннар корылды, самавырлар кайнар пар бөркеп кайнап, халыкны чакырып торды, теләгән һәр кеше сыйланды, аралашты. Бәйрәм күптән очрашмаган якташларны, сабакташларны, туганнарны бергә җыйды, авылдашларны якынайтты, илебез өчен катлаулы вакытта бердәмлеккә, берләшүгә сәләтле булуыбызны танытты. Бу көнне бер минут тын калып, без авылыбызның асыл егете, махсус хәрби операциядә һәлак булган Фируз Миннебаевны искә алдык...
Яшь буын белән бер сафта өлкән яшьтәге остазларының да катнашуы үзе бер тантана булды. Педагогия ветераннары Рәүхәт Миннеәхмәт улы Халиков, Фәридә Фәтхелислам кызы Якупова ярышларда катнашып, бүләкләргә лаек булдылар. Чаңгы ярышлары зур дәрт белән чәмле узды. Аның зур энтуазиазм белән узуын хөкемдар аерым атап үтте: укучылары һәр ярыш төрендә дә тик яхшы нәтиҗәләр генә күрсәттеләр.
Ярышлар күңелле җыр-моңнарга үрелеп дәвам итте. Авылыбызның тугры балалары – Альбина һәм Илдар Шәриповлар халыкка матур җырлар бүләк итте. Гомумән, Шәриповлар турында туган якның патриотлары дип шикләнми әйтеп була. Алар авылда узган һәр чарада катнашып, балаларга Яңа ел бәйрәмнәре оештыруда үрнәк күрсәтәләр.
Кышкы сабантуйга әверелгән бу бәйрәмдә көянтә белән су ташу, аркан тартышу, тюбингларда узышулардан соң, кар өстендә футбол, уйнап, чаңгыларда ярышып уздык. Ярышларны исә барыбыз да көтеп алган скандинав йөреше белән тәмамлап куйдык. Күпчелек авылдашларның, чакырылган кунакларның бер булып шушы йөрештә узуы ямьле мизгел булып истә калды, кәефләребезне тагын да күтәреп җибәрде. Фәрит Хөрмәтулла улы бәйрәм чарасының мөһимлеген бәяләде, изге теләкләрен җиткерде һәм бу ярышларда катнашкан кешеләргә скандинав таяклары бүләк итте. Авылыбызда спорт һәм сәламәтлеккә игътибар арттыруга мөмкинлекләр булдыруда ярдәм иткән иганәче Илмир Шәриповка рәхмәтебезне җиткерәбез. Урзайбашлылар авылны саклау өчен һәр көнебезне матур һәм мәгънәле эшләргә багышлап яшибез.
Лена Гыймалетдинова.
Бүздәк районы, Урзайбаш авылы.