9 май - Җиңү көне
15 март 2023, 09:35

Самбо буенча беренче халыкара ярышлар Уфада үтәчәк

Самбо буенча беренче халыкара ярышлар Уфада үтәчәкСамбо буенча беренче халыкара ярышлар Уфада үтәчәк
Самбо буенча беренче халыкара ярышлар Уфада үтәчәк

14 мартта Мәскәүдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Наука побеждать» Бөтенрусия форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Чараны «Бердәм Русия» сәяси партиясе гамәлгә ашыра торган «Zа самбо» федераль проекты кысаларында уздырдылар. Форумда төрле илләрдән меңнән артык кеше катнашты. Алар яшьләрне патриотик тәрбияләүдә самбоның роле турында фикер алыштылар, тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Искәртеп узабыз, «Zа самбо» проектында илнең 78 төбәгеннән 2,5 мең мәктәп, шул исәптән Башкортстан да катнашты. Пленар утырышны Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак ачты. Ул, аерым алганда, илдә самбо спорт төрен үстерүнең мөһим бурычы – спорт дисциплинасын һәркемгә дә ирешерлек итү, дип билгеләп үтте. Моның өчен ел саен самбо дәресләре өчен 500 зал ачу планлаштырыла.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов форумда министрлыкның «Бердәм Русия» һәм Бөтенрусия самбо федерациясе белән берлектә балаларны спортның бу төренә җәлеп итү эшен дәвам итәчәген билгеләп үтте.

- Спорт мәктәбе клубларының бердәм Бөтенрусия исемлеге төзелә. Алар инде 33 859га җитте. Бу гомум белем бирү учреждениеләренең 85 проценты. Киләсе елга һәр мәктәптә спорт клубы оештырылачак. Самбо буенча уку төркемнәре саны 1 743. Аларда 27 мең укучы шөгыльләнә, - диде Сергей Кравцов.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортостан «Zа самбо» федераль проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Әйткәндәй, әле республиканың 19 мәктәбе әлеге проектта бар. Ә 2023 ел ахырына аларга тагын 10 өстәләчәк. Радий Хәбиров «Бердәм Русия» Генераль советы секретаре Андрей Турчакка әлеге ярышларга халыкара статус бирергә тәкъдим итте. Ә турнир мәйданчыгы итеп 2024 елда яңа көрәш сарае үз ишекләрен ачачак. Башкортстан башлыгының инициативасы хупланды.

Самбо буенча беренче халыкара ярышлар Уфада 2024 елның 16 ноябрендә, Русия Президенты Владимир Путин указы белән оештырган самбо көнендә узачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас