

Агымдагы елда Ленинград шәһәрен блокададан азат итүгә 79 ел тулды. Бөек Ватан сугышы тарихында тирән эз калдырган бу чор Ленинградта яшәүчеләргә дә, шәһәрне саклаучы сугышчылар өчен дә авыр сынау булган. Блокададагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатылган. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Тарихның онытылмас бите булып сакланган юлдан сигез дистә елдан соң марафон уздырдылар.
Санкт-Петербургтагы әлеге данлыклы юлда оештырылган марафонда барлыгы 3,5 меңгә якын спортчы катнашты. Алар 1,5; 5 һәм 42,2 чакрым арага йөгерде. Безнең Башкортстанның да Дүртөйле районыннан катнашкан Рәвил Шәйхетдинов һәм Валерик Фазылханов 42,2 чакрым ардалыкта көч сынашты. Бу чара “Демография” милли проектының “Спорт- тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында үткәрелде.
Ярышта катнашкан Валерик Фазылханов сөйләвенчә, Ладога күле өстеннән йөгерешчеләр үткән 42,2 чакрым ара тоташ тере кордидорны хәтерләткән. Яки ике яклап та кешеләр тезелгән. Биредә халык шулкадәр мәрхәмәтле, ачык күңелле икән, алар спортчыларга ярдәм кулы сузган, кемдер су, чәй, кемдер ашарга ризык тәкъдим итеп торган. Әлбәттә, бу марафонда катнашучыларга көч биргән.
Димәк, Санкт-Петербург халкы әтиләре, ата-бабалары батырлыгын онытмый. Аларның башларыннан үткән авырлыкны, сугыш михнәтен хатирәләр итеп күңелләрендә саклый. Шушы яшь буында аларга карата ихтирам һәм рәхмәт тойгысы яши. Дүртөйле спортчылары шушы тойгыларны кичереп кайтулары, әлеге мәртәбәле чарада катнашулары белән горурланалар. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык. Тарихыбыз онытылмасын иде.