

“Өмет” булсын һәрчак сумкагызда!
Почта халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә бүген дә мөһим урын алып тора. Аның хезмәткәрләре элек гәзит-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән гәнә шөгыльләнгән булса, хәзер хезмәт күрсәтү төрләре артканнан-арта бара. Авыл халкы көндәлек басмалар укырга ярата, утка-суга түләүләрен дә, башка мөһим эшләрен дә алар почта бүлекчәсе аша башкара.
Башкорстанда электән шундый матур бер традиция яшәп килде: гәзит-журналларга язылу кампаниясе тәмамлангач, почта хезмәткәрләре бергә җыелышып, узган эшләргә йомгак ясый, киләчәккә планнар төзи иде.Шаулап-гөрләп үткән бу чараларга редакция хезмәткәрләрен дә чакыру – табигый хәл. Чөнки максатларыбыз уртак: халкыбызның рухи байлыгын арттыруга без бердәй көч салабыз. Үз чиратыбызда, мондый җыелышларга без дә зур теләк белән барып, яхшы эшләгән почта хезмәткәрләренә рәхмәтләр белдерә, бүләкләребезне тапшыра килдек. Кызганычка каршы, өч ел дәвам иткән коронавирус пандемиясе чорында бу традиция югала-сүнә башлаган иде.
Шөкер, ел башыннан ул тергезелде. Мәсәлән, узган атнада шундый йомгаклау җыелышлары Чакмагыш һәм Бакалы, Илеш һәм Дүртөйле якларында узды.Әлеге районнар безнең ныклы терәгебез – чөнки “Өметне иң күп алдырып укучылар нәкъ шушы районнарда яши. Әлбәттә, санап үткән дүрт район да бер почтамтка – Дүртөйле почтамтына карый. Ләкин җыелышларны быел һәр районның почта бүлекчәләре үзләрендә үткәрергә булган. Быелгы чаралар үткәннәреннән шунысы белән аерылып торды: элек почта хезмәткәрләре зур заллар тутырып җыелган булса, быел тик авылларның почта бүлекчәләре җитәкчеләрен генә чакырганнар.
Безнең редакция вәкилләре, чакыруны кабул итеп, Илеш һәм Дүртөйле районы почта бүлекләренең йомгаклау җыелышларында булып, почта хезмәткәрләре белән күзгә-күз очрашты һәм иң булдыклы-уңганнарга рәхмәт белдерде, призлар тапшырды.
-Безне Илеш районында 631 гаилә яздырып укый,- диде очрашуда чыгыш ясап, “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйлван улы Ногманов. – Ә үткән елда алар саны 729 иде. Димәк, 98 укучыбызны югалтканбыз. Әлбәттә, монда ведомство подпискасының сизелерлек кимүен әйтергә кирәк. зур роль уйный. Райондагы барлык китапханәләр, мәдәният йортлары, авыл хакимиятләре элеккечә дәррәү язылса, эшләр икенче төрлерәк барыр иде.
Шунысы сөендерә, Дүртөйлеләр былтыргы тиражны саклап калуга ирешкән, бүген анда “Өмет”не 1150 гаилә укый. Биредә район хакимияте хезмәткәрләре үзләре үрнәк күрсәтә. Алар дәррәү язылып укый һәм башкаларны да үзләре артыннан ияртәләр.
Бүгенге көндә авылда почта хезмәтеннән файдаланмаган кем генә бар икән? Аның хезмәткәрләре, халыкны гәзит-журналларга яздырудан тыш, коммерция хезмәте белән җитди шөгыльләнә: товар сата, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итә, банк хезмәтен башкара һ.б.
Йомгаклар буенча үткән бу җыелышларда БР буенча Уфа федераль почта хезмәтенең финанслар мәсьәләләре буенча директор урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Айгөл Рәис кызы Баһаветдинова да катнашты. Үз чыгышында ул почта хезмәте үссен һәм табышлы эшләсен өчен тагын да яңа өлкәләрне, мәсәлән, автостраховкалау юнәлешен дә ныклап үзләштерү кирәклеген белдерде.
Безнең почта хезмәткәрләре булдыра ул, бу өлкәне дә һичшиксез яулап алырлар дип ышанабыз. Тик... элек-электән төп бурычлары булган матбугатка яздыру эшенә генә хилафлык китерә күрмәсеннәр иде. Чөнки элек-электән авылда хөрмәтле кешеләр булган хат ташучыларыбыз авылдашлары белән иң якыннан аралашкан кешеләр булып санала. Киләчәктә дә бу шулай дәвам итсен һәм аларның кулбашларына аскан почта сумкаларында “Өмет” һәрвакыт күп булсын иде.
Әйткәндәй, безнең редакция ярдәмендә почта хезмәткәрләре үз авылдашларына зур бәйрәм бүләк итә ала бит әле: ягъни алар иң күп “Өмет”кә яздырган төбәккә без“Моңнар кайтсын авылга” дип аталган акциябез белән барабыз. Ә бу инде республиканың танылган артистлары чыгышын сез бушлай (!) карап хозурлана һәм редакция хезмәткәрләре белән күзгә-күз очрашып, рәхәтләнеп ял итә алачаксыз дигән сүз.
Моннан тыш, “Өмет”кә иң күп яздырган район почтамтларын башкалабызның танылган театрларына спектакль карарга, шәһәрнең истәлекле урыннарында булырга чакыра алабыз. Моның өчен безнең мөмкинлекләр бар. Шулай булгач, бергәләшеп эшләргә дә эшләргә әле безгә, дуслар!
Фото: postrobot.ru