

100 яшьлек ветераннарыбыз бар!
Салават шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Ефременко бер гасырлык юбилеен каршылады.
Иван Гаврилович Брянск өлкәсендә туган. Сугыш башлангач Ишембай шәһәренә эвакуацияләнгән.
1942 елның 2 февралендә аны Совет армиясе сафларына алганнар.
Калинин фронты 468нче Укчылар полкының 111нче укчылар дивизиясендә хезмәт иткән .
Дивизия Мәскәү, Калинин, Ленинград өлкәләре өчен барган каты сугышларда катнаша. Ржев янында барган алышларда яугир каты яралана һәм 1943 елда сәламәтлеге начар булу сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителә.
Берничә көн элек тагын бер ветераныбыз, Нефтекама шәһәрендә яшәүче Мөхәмәдулла Вәлиуллин 103 яшен тутырды.
Мөхәмәдулла Гатиятулла улы 1939 елда мобилизацияләнә, 1941нче елда фронтка китә.
Минометчы һәм элемтәче була. Мәкшү өчен каты сугышларда яраланып, госпиталҗдә ятып чыга. Ул ярадар әле дә үзен сиздереп сызлап тора.
Контузия алган бабаебызның бер күзе начар күрә, начар ишетә. Җиңү көнен Мөхәмәдулла Гатиятулла улы Чехиядә каршылый. Туган якларына ул 7 елдан соң гына кайтып җитә ала. Хатыны Мәгъфия апа белән 9 бала үстерәләр.