Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 сентябрь 2022, 14:45

“Күккә менәргә иде!”

   Кичә Уфаның “Амакс Сити-отель” конференц-залында әнә шулай дип аталган төбәкара аэрофестиваль ачылды.

“Күккә менәргә иде!”
“Күккә менәргә иде!”

Кичә Уфаның “Амакс Сити-отель” конференц-залында әнә шулай дип аталган төбәкара аэрофестиваль ачылды.

   Фестиваль ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган. Чарада катнашуга авиамодель спорты буенча ярышларда катнашучылар килде. Чарада Муса Гәрәевның улы Евгений Муса улы Гәрәев та катнашты. Балалар Геройның биографиясе белән танышты һәм аның гомер юлы, хәрби очышлары турындагы фильмнарны кызыксынып карады.

   Фестивальнең тәүге көнендә балалар Уфа буйлап экскурсиядә булды, Гәрәевның хәрби дан урыннары белән танышты, УДАТУның авиация двигательләре музеенда булды.    

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: