Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
1 сентябрь 2022, 06:58

Шәйморатов варисларына багышлап

“Без – Шәйморат варислары” (“Мы – наследники Шаймуратова) – “Караван-Сарай”  популяр башкорт төркеменең яңа җыры шулай дип атала.

Җыр сүзләрен Фируза Абдуллина язган, музыкасын – Артур Туктагулов.  Җырда Заһир Исмәгыйлевнең Кадыйр Даян шигыренә язылган  “Шәйморатов генерал” музыкаль фразасы да яңгырый.

Җыр сүзләрендә Ватанын саклаучы Салават Юлаев  токымына һәм Миңнегали Шәйморатов  варисларына теләкләр яңгырый.

“Без бу җырны яздырдык кына, ул әле радио дулкыннарында гына  яңгырый. Арытаба концертларыбызда башкарырга ниятлибез. Бу җырыбыз Донбасска юлланучы егетләребезне рухландырып торсын”, – ди җыр авторы Артур Туктагулов. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: