Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
1 сентябрь 2022, 07:16

Краснокамалылар онытмый

Краснокама районы музееннан.
Фото:Краснокама районы музееннан.

Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылы генрал Миңнегали Шәйморатов исеме белән бәйле вакыйгалар үзәгенә әвереләчәк. Нәкъ монда ике сугышчы Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин һәм Хәнәфи Нургалиевның кече ватаны. Алар дошман белән легендар комдив байрагы астында сугышкан.

Мондагы авыл мәдәният йортында кыйммәтле реликвия – 112нче санлы  Башкорт кавалерия дивизиясе байрагының копиясе саклана. Яңа Актанышбашта ул Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин хакында хәтер буларак барлыкка килгән. Ул дивизиядә байракны йөртүче булган. Сугышка кадәр ул “Урал” колхозыы рәисе булган, СССРның Югары Советы депутаты булып сайланган. Сугыш кырында батырлык күрсәткән. 1943 елда дивизия командиры белән бергә Дебальцево рейды барышында һәлак булган. Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин исеме авыл урта мәктәбенә бирелгән, мәктәп бинасы эчендә аңа багышланган мемориаль тактаташ урнаштырылган.

Хәнәфи Нургалиев 172 санлы полк дивизиясенең штаб начальнигы булып хезмәт иткән.  1942 елда Ростов өлкәсенең Обливская станциясе өчен алышларда полк командиры Таһир Кусимов яралана. Командованиены Хәнәфи Нургалиев кабул итә. Дошманга техникада һәм “тере көч”тә күп югалтулар китереп 5 тәүлек буена ул сугышчылары белән бергә рубежны “тотып тора”, әмма каты алышларның берсендә башын сала.

27 августта геройларның туган ягында истәлекле тантаналар узды. Чарада район җитәкчелеге, шәйморатовчыларның туганнары, чакырылган кунаклар катнашты. Тантаналы митинг хәтер мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.  

Чыганак: resbash.ru

Краснокамалылар онытмый
Краснокамалылар онытмый
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: