Бүген бакчаларыбызда кура җиләге өлгергән чак, аннан тәмле-тәмле ризыклар әзерләп, сыйланып калыйк әле, дуслар.
Татлы пирог
Кирәк булачак:
Эчлек:
Башта йомыркаларны туглыйбыз. Күбек халәтенә килгәч, өстенә шикәр комы, тоз өстибез. Алар эрегәч, кәстрүлгә җылы сөт, чүпрә салабыз һәм барысын бергә яхшылап болгатабыз. Янә он салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Аннан сыек май салып, тагын 2-3 минут басабыз да, камырны төреп, җылы урынга куябыз.
Юеш чүпрә белән баскан камыр кырык минутта кабара. Ул арада җиләкләрне әзерлибез.
Камырны берсе – зуррак, икенчесе кечерәк ике кисәккә бүлеп, зурысын духовка табасына таман булырлык итеп җәябез. Аннан камыр өстенә бераз он яки крахмал сибеп, җиләкләрне җәябез. Кура җиләкләре өстенә шикәр комын сибеп чыгабыз да, кечерәк өлешле камырны җәеп, читләрен бөрештереп чыгабыз.
Пирог өстен үсемлек мае белән майлап, 10 минут чамасы кабартып алабыз да, 180 градус кызулыктагы мичкә тыгып, 40 минут чамасы пешерәбез. Пирогны, өстен тастамал белән каплап, суытабыз.
Фото: baltaci.ru