Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
18 июль 2022, 15:50

Штраф салу – модамы?

Кашкадан күлендә су кергән өчен штраф салалар...

ufatime.ru
ufatime.ru

Башкаланың Сипайлово бистәсендәге күлдә су кергән өчен штраф салуларына зарланучылар бар.

Республика белән идарә итү үзәгенә җибәрелгән хәбәрдә болай диелә: “Күлгә нәрсә булган? Су салкынмы, әллә чәчәк атамы? Әллә башка сәбәпме? Бу күл беркайчан да чиста булмады. Шуңа карамастан, барысы да су керә иде. Күрәсең, хәзер штраф салу модададыр инде”.

Әлеге ханымның мөрәҗәгатенә Уфа хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать буенча идарәсе җитәкчесе Шамил Абдраков җавап биргән.

“Мәдәният һәм ял паркы 12нче июньдә техник яктан гына ачылды. Ә күлне яңарту тулы күләмдә башкарылып бетмәгән. Әле бу эшләр дәвам итә. Шуңа анда су керү тыела. Су керү өчен җиһазландырылган пляж эшләми, бу хакта махсус билгеләр урнаштырылган”, – ди Абдраков.

Әйткәндәй, бүген хөкүмәт киңәшмәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан кайчан күлдә су керү мәсьәләсе хәл ителәчәк дип сорады. Мэр: "Эшләр июль ахырына кадәр тәмамланырга тиеш", – дип җаваплады. 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: