Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
8 июль 2022, 12:52

Дусты алдында башын шартлаткан

Коточкыч!

Larry Downing / Reuters
Фото:Larry Downing / Reuters

АКШның Сан-Антонио шәһәрендә яшәүче ир башында фейерверк кабыза һәм дустының күз алдында үлә.

43 яшьлек Пабло Руиз баш очыннан фейерверк кабызырга ниятләгән, әмма пиротехник эшләнмәнең юнәлешен дөрес куймый. Фейерверк трубкасын өстән түгел, астан шартлата. Нәтиҗәдә  фейерверк аның баш сөяген тишә...

Полицейскийлар вакыйга урынына килгәч башы җитди җәрәхәтләнгән Паблоны күрә. Башындагы ярадан баш мие күренеп торган. Күп тә үтми ул үлә. Әлбәттә, мондый хәлдә ул яши алмас иде.

Бу коточкыч хәлгә шаһит булган Руизның дусты  салют алдыннан аның хәмер эчүен сөйли.

Нәрсә әйтәсең инде? Әйтәсе сүз шул: эчкечелек әле беркайчан да юньлегә илткәне юк... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: