АКШта 79 ел элек өйләнешеп, бүгенге көндә 100 яшьләрен тутырган ир белән хатын бәхетле никах серен хакында сөйләгән.
Уильям Хьюберт Маликот һәм аның хатыны Фрэнсис Джун Напье 1922 елның июлендә туганнар. 1943 елның 8 июнендә алар гаилә корган һәм Икенче бөтендөнья сугышыннан соң һәм бүгенгәчә Огайо штатында яшиләр.
Ныклы никахның төп сере дип 100 яшьлек ир белән хатын бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү дип атый. Маликот сүзләренчә, алар уртак кызыксынулар, шөгыльләр таба, гаиләнең мөһимлеген аңлый белгәнгә һәм талашмаганга күрә озак еллар бергә яшәгән.
Ир сөйләвенчә, ул булачак тормыш иптәшен чиркәүдә очраган. “Чиркәү бинасында арткы эскәмия буш иде, без кереп утырдык. Алгы рәттә кызлар утыра иде. Джун миңа борылды да елмайды”, – ди Маликот.
Ир гомере буена Diebold компаниясендә механик булып эшләгән, хатыны йорт эшләре белән шөгыльләнгән, 3 бала үстергән. Бүгенге көндә озын гомерле парның 7 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Джун белән Хьюбертның 100 яшьлек юбилеен һәм туйларының 79 еллыгын билгеләр өчен зур гаилә июльдә Гамильтонда бергә җыелачак.
Чыганак: lenta.ru