Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 июнь 2022, 14:24

Кеше машинасын урлап качкан

Социаль челтәрләрнең уңай яклары да бар шул. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Полиция хезмәткәрләре Учалыда яшәүче ирне тоткарлаган. Ул 64 яшьлек учалы кешесенең машинасын урлаган.

Вакыйга вакытына машина белән каза күрүче ирнең кызы кулланган. Ул апасына чәчәк кибетенә килгән. Өстәлдә яткан ачкыч күргән ике ир аны чәчәкләр белән бергә чәлдерә.  Кузгалып киткәч тә алар машина тәрәзәсенә беркетелгән видеорегистраторны йолкып ала һәм документлар белән бергә аны ташлап калдыра.
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә,  җинаятьчеләрне “Взаимопомощь на дороге” дигән хәрәкәт ирекмәннәре тоткарларга булыша.  Егетләр бу хәл турында социаль челтәрләрдән белә.  Волонтерлар машинаны һәм шикләнелүчеләрне ачыклыйһәм полициягә хәбәр итә.  Алар хәтта хәйләкәрлек белән  полиция килгәнче җинаятьчеләрне тоткарлап тора. “Ирекмәннәр адашкан кебек кыланганнар, аек булмаган водительдән юлны сораган булып, сөйләндереп торганнар. ЮХХДИ хезмәткәрләре килеп җиткәч,  җинаятьчеләр үзләренә легенда уйлап чыгарып өлгергән.  Биредәге басуга алар таксида килдек ышандырмакчы булган, әмма нинди таксида икәнлеген һәм урланган машина анда каян барлыкка килүен тәгаен аңлата алмаган”, – диләр ведомствода.

Токарлагач, руль артындагы 41 яшьлек ирнең  моңа кадәр хөкем ителгәнлеге ачылана. Шул исәптә исерек килеш машина йөрткәне өчен дә. Бу юлы да ул исерек булган.

Полиция җинаять эше кузгаткан. Әлегә каракка яшәгән җиреннән читкә чыгу тыела.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: