+9 °С
Болытлы
Башкалабыз Уфада «КАМАЗ» тәгәрмәчләре астында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган.
Бу аяныч хәл бүген иртәнге сәгать 10 тирәсендә Гобәйдуллин урамында теркәлгән. БР ЮХХДИ хәбәр итүенчә, юл чистарту машинасы руле артында утырган 48 яшьлек шофер юл кырыенда җәяүлене бәрдергән.
Ашыгыч ярдәм килгәнче ир вафат булган. Полиция юл-транспорт һәлакәтләренең нечкәлекләрен ачыклый.