9 май - Җиңү көне
17 Май 2022, 01:14

Юлларны төзекләндерүгә игътибар арта

2022 елда Башкортстанда Федераль юллар реконструкцияләнәчәк.

Юлларны төзекләндерүгә игътибар артаЮлларны төзекләндерүгә игътибар арта
Юлларны төзекләндерүгә игътибар арта

Быел Русиянең 18 төбәгенеңдәге 24 объектта 200 километрдан артык федераль автомобиль юллары төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк.

Планлаштырылган эшләрнең яртысы Башкортстанның Туймазы районыннан узучы М-5 Урал трассасында башкарылган. Анда Федераль юлның 7 километрлы өлешендә реконструкцияләү буенча эшләр тәмамланган. Белгечләр инженер корылмалары һәм юл читен тәртипкә китерү эшләрен тәмамлыйлар.

Хәзерге вакытта 1338 нче километрдагы юл чишелеше кысаларында күпер төзү эшләре бара. Моннан тыш, белгечләр 1336 км дан 1344 кмга кадәр араны ике полосадан алты юл полосасына кадәр киңәйтәчәкләр һәм бер юл чишелешен төзиячәкләр. Проектны тормышка ашыру федераль юлның сыйдырышлыгын арттырачак, шулай ук ​​Кандра һәм Сәйрән биләмәләре арасында өзлексез хәрәкәтне тәэмин итәчәк. Юлның бу аралыгында яктырту баганалары урнаштырачаклар, автобус тукталышларын җиһазлаячаклар, хәвефсезлек өчен кирәк урыннарда тимер койма һәм яңа юл билгеләрен куячаклар. Объектны файдалануга тапшыру агымдагы елның октябренә планлаштырылган.

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты ил юлларын уңайлы һәм куркынычсыз итәр өчен эшләнгән. Милли проектның төп максаты - 2030 елга юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 3,5 тапкыр киметү.  Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән милли проектлар 2019 елда тормышка ашырыла башлады.

Чыганак: Горобзор

Фото: Горобзор

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас