9 май - Җиңү көне
17 Май 2022, 01:12

Милли проектның ярдәме зур

Республикада модульле ФАП лар урнаштыру башланды.

Милли проектның ярдәме зурМилли проектның ярдәме зур
Милли проектның ярдәме зур

Башкортстанда беренчел медицина ярдәмен модернизацияләү программасы нигезендә тиз җыелучы фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштыру башланды, дип хәбәр итә төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы.

Беренче звеноны модернизацияләү программасы Русия төбәкләрендә 2021 елның 1 гыйнварында башланды. Гомумән алганда, халыкка югары сыйфатлы һәм заманча медицина ярдәме күрсәтү өчен, быел Башкортстанда 44 фельдшер-акушерлык пункты җыеп урнаштыру планлаштырыла.

“Яңа объектлар Краснокама районының Карякино авылында, шулай ук Кырмыскалы районының ​​Суык-Чишмә, Күлеш һәм Утәгән авылларында төзелә башлады. Бүген биредә модульле конструкцияләр җыела”, - дип белдерде министрлыкның матбугат хезмәте.

Әлеге программа ил җитәкчесе Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Чыганак: Башинформ

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас