Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 Май 2022, 09:55

Исән-сау хезмәт итегез!

Исән-сау хезмәт итеп кайтыгыз! 

Владимир Путин игълан иткән “Мәгариф” милли проектына караган ”Социаль активлык” төбәк проектын гамәлгә ашыру максатында Тәтешле районының Балалар иҗат үзәгендә “Призывник көне” дип исемләнгән  хәрби-спорт чарасы узды. Ул призывниклар спартакиадасыннан башланды. Үсмер егетләр Җиңү рекордлары! Акциясенә кушылды.

Ветераннар советы рәисе Әнәс Мәгъзумов призывникларны сәламләде. Әйткәндәй, Әнәс Фәтхи улы үзе дә 48 ел элек Совет армиясенә чакырылган булган.

Хәрби комиссар Ансар Арсланов Русия армиясенең Кораллы көчләрендә хезмәт итүнең нечкәлекләре белән таныштырды һәм тиздзн армиягә алынасы егетләргә язгы чакырылыш повесткалары таратты. Әфганчы хәрбиләр Томас Нигъмәтҗанов һәм Җәмил Исламов егетләргә җиңел хезмәт теләп калдылар.

Егетләребезгә исән-сау  хезмәт итүләрен теләп калабыз! 

Чыганак: tatyshlinski.bashkortostan.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: