Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 19:42

Җыры үзе белән яшьтәш

Хәсән Усмановның русча бик матур җыры бар.

Җыры үзе белән яшьтәш
Җыры үзе белән яшьтәш

Хәсән Усманов 9 Май - Җиңү көне турында:

– 9 май - Русиядә һәм элекке Советлар Союзына кергән республикаларда яшәүче һәрбер гаилә өчен патриотик бәйрәм. Без шул рухта тәрбияләнеп, балачактан парадларда катнашып, сугышның тере шаһитлары булган, сафлары елдан-ел сирәгәя барган ветераннар каршында чыгыш ясап үстек. 

Безнең тормышыбызда бу дата аерым урын алып тора. Тормыш иптәшем Зиләнең картәтисе Гаинислам Колдәүләтов та сугышта ятып калган, минем картәтием Галиәхмәт Усманов Ржев шәһәре оборонасында катнашып, яу кырында гомере өзелгән. Икенчесе - Искәндәр Исхаков хезмәт армиясендә булган. Шуңа күрә бу бәйрәм безнең гаилә өчен бигрәк тә якын.

Һәр елны республикабызның төрле төбәкләрендә үткән 9 Май чараларында катнашабыз. Быел да бер районга чакырулыбыз.

Бала чактан “Катюша”, “Священная война”, “В землянке” кебек патриотик җырларны тыңлап үскәч, репертуарымда русча җырлар да урын алды. Владимир Харитонов сүзләренә Давид Тухманов иҗат иткән “День Победы”ны (“Җиңү көне”) бик яратып башкарам. Минем белән бер елгы - 75 елда туган җыр ул. Аны беренче башлап Лев Лещенко башкарган һәм бу җыр тиз арала популяр булып киткән.

Былтыр мин аның тавышын яздырып, социаль челтәрләргә урнаштырган идем, халык бик җылы кабул итте. Ә үзебезнең халык җырларына килгәндә, аларда кабатланмас лирика, йөрәк кылларын тибрәтерлек моң ята. Ретро җырларны башкарганда яуда ятып калган яугирләребез, ата-бабаларыбыз күз алдына килә.

Әйткәндәй, яу кырларында ятып калган һәм туган җирләренә Бөек Җиңү яулап кайткан Әбҗәлил районының Рыскуҗа авылы (әтиемнең туып-үскән авылы) яугирләре истәлеген мәңгеләштергән обелиск ачтык. Шулай тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышабыз. Киләсе буын яугирләрне горурлык белән искә алсын иде дигән теләктә калам.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: