Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 20:25

Тарихны үзгәртеп язу кемгә кирәк?

Европаны фашизмнан азат иткән Совет солдатының батырлыгы үлемсез.

Тарихны үзгәртеп язу кемгә кирәк?
Тарихны үзгәртеп язу кемгә кирәк?

Бездә бәйрәмнәр күп, ләкин монысы иң кадерлесе. Ул миллионнарның гомерен корбан итү бәрабәренә яулап алынды. Совет халкының Бөек Ватан сугышында кешелек дөньясының иң явыз дошманы – Гитлерчы Германияне Җиңүе беркайчан да вакыт сынауларына бирешмәячәк.

Еллар һәм дистәләрчә еллар үтәр, ләкин 1945 елның 9 Мае халык күңелендә, тарихта сакланачак. Чөнки без батырларыбызны онытмыйбыз һәм узган гасырның иң коточкыч сугышы корбаннары алдында баш иябез. Ил, җир яралары төзәлсә дә, йөрәктәгеләре һаман сыкрый. Сугыш михнәтен кичкәннәрдә, сабый килеш ятим калганнарда, тол хатыннарда, хәтта сугыш ветераннарының оныкларында да бар ул яралар. Хәтер дигән бөек нәрсә оныттырмый аны.

Һәм инде бүген килеп Бөек җиңүнең әһәмиятен кемнәрдер кечерәйтеп, хәтта юкка чыгарырга тырышып йөри икән, без моны кимсетү, азатлык өчен башын салганнарның рухына хыянәт итү дип кабул итәбез. Кызганыч. Акылга сыймаслык хәл. Әмма бүген дөньяда үзләрен фашизм коллыгыннан азат иткән совет солдаты батырлыгын инкарь итәргә маташучылар саны артканнан – арта. Алар Бөек Җиңү бәйрәмен “Коммунизм шәүләсе” дип атый. Юк, бу ил вәкилләре тарихны белмәүче надан кешеләр түгел. Белә торып ялган уйдырма тарата алар. Тарихны яңадан язып, киләсе буын бу җиңүне кем алып килгәнен белмәсен өчен тырышалар. Бу очракта ярый әле тарихи чыганаклар, документаль фильмнар һәм архив материаллары бар дип куанырга кала. Дәүләт архивы немец нацистларының моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән сугыш елларындагы вәхшилеген фаш иткән документларны һәм фотоларны күрсәтте. Бүген аларны теләгән һәр кешенең, ачык чыганаклардан карау мөмкинлеге бар. Әмма өлкән яшьтәге әби – бабайлардан алып хатын – кызлар һәм кечкенә балаларга кадәр җәзалауларны тасвирлаган фотосурәтләрне психикасы бик тотрыклы кеше генә карап чыга аладыр. Бүген заманында фашист ярдәмчеләре булып йөрүчеләрне герой итеп күрсәтү башка сыймаслык хәл. Мондый караш һәм тарихны бозып күрсәтергә тырышуның фашизмның күп илләрдә яңадан баш күтәрүенә китерәчәген бөтенләй аңламыйлар кебек.  Кызыл Армиянең Көнчыгыш Европа илләрен азат итәргә килүен Гитлер гаскәрләренең басып керүе белән тиңли башладылар. Әмма бу тарихны белмәү, томаналык һәм үзгәртеп күрсәтергә теләү генә түгел, ә ачыктан – ачык алдашу, көчләп ялган фикер тарату булып тора. Архив материаллары дөрес тарихны ачып сала. Мәсәлән Германия вермахтының 1941 елның 6 июлендә дөнья күргән приказында мондый юллар бар: “Большевизм белән көрәшкәндә бернинди халыкара кануннарга игътибар итмәскә, гуманизм дигән төшенчәне онытырга”, - дип язылган. Ә Советлар Союзы Башкомандующиеның 1945 елның 19 гыйнварындагы приказында “ Германия гражданнарына карата бернинди көч кулланмаска, гади халыкны җәберләүчеләр үлем җәзасына тарттырылачак”, - дигән сүзләр бар. Шулай булгач, фашист солдаты белән Совет армиясе хәрбиен чагыштырып буламы соң? Шушы ике документтан да кемнең золым һәм кайгы, ә кемнең бәхет һәм шатлык алып килгәнлеге ачык күренеп тора. Ни кызганыч, бүген без Украинада барган махсус хәрби операция барышында шушы ук хәлне күрәбез. Украин нацистлары безнең хәрбиләрне җәзалыйлар, хәтта үле гәүдәләрен мәсхәрәлиләр. Безнең солдатлар, киресенчә, һәрвакыттагыча фашизм коткысына бирелгән, аңнары томаланып 8 ел буена  үз халкын да кырып килгән вәхшиләр белән көрәшәләр. Бердәм Совет халкы булып Бөек Ватан сугышында кешелек дөньясының иң явыз дошманы – Гитлерчы Германияне җиңүчеләр беркайчан да онытылмас кебек иде. Кайбер тугандаш дип йөрткән республикалар, бигрәк тә Балтыйк буе илләрендә, СССР га гына түгел, бик күп Европа илләренә азатлык алып килгән Совет солдатларына яла ягарга тырыштылар. Бу йогышлы чир соңгы елларда Украина дәүләте сәясәтендә дә зур урын алды. Фашист ялчылары булып йөргән полицайлар Украина дәүләтенең милли геройларына әйләнделәр. Алдагы елларда Бөек Җиңү көнен билгеләгәндә сугыш вакытында йөз меңләгән кешесен югалткан Киев шәһәре уртасында фашист ярдәмчеләренең парад үткәреп йөрүләренә рөхсәт бирелде. Алай гына да түгел, Украина җитәкчелеге моны хуплап, аларга дәүләт бүләкләре өләште. Янәсе алар фашист илбасарларына ярдәм итмәгән, ә Украинаны большевизм коллыгыннан азат итү өчен көрәшкән. Дистәләрчә миллион гаепсез халыкларны җәзалаган, концентрацион лагерьларда яндырган һәм үзләреннән соң меңнәрчә җимерек шәһәрләр һәм авыллар калдырган гитлерчылар һәм эсэсовчылар каберләренә чәчәкләр салдылар, алар хөрмәтенә мемориаль такталар ачтылар. Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар ялчысы булып йөргәннәрнең оныклары бүген фашизмны хуплап Украин дәүләте белән идарә итә башлады. Бүген алар бу дәүләтнең җитәкчелегенә дә буйсынмыйча үзләренең нацистик батальоннарын төзеделәр һәм үз халкы артына качып сугыш алып баралар. Кайчандыр үз гомерләрен аямыйча Украин җирен азат иткәндә батырлык күрсәткән өчен куелган һәйкәлләрне җимерәләр.

Әмма Бөек Җиңүнең әһәмиятен бернәрсә дә төшерә алмаячак. Бүгенге көннәрдә безнең сугыш һәм тыл ветераннары шушы каһарман бәйрәмне илебезнең барлык миләтләре хезмәт ияләре белән бергә киң билгелиләр, тантаналы шартларда бәйрәм итәләр, очрашуларда үз гомерләрен аямыйча фронтларда һәм тылда зур батырлыклар күрсәткән танышлары һәм якыннары турында иң кадерле истәлекләрен уртаклашалар.

Сугышның беренче көннәреннән үк Башкортстанның каһарман уллары һәм кызлары дошманга җимергеч һөҗүм ясау өчен кулларына корал алдылар. Республикабыздан 700 меңнән артык якташыбыз чиксез батырлык һәм чыдамлылык үрнәкләре күрсәтеп фронтларда сугышты. Шуларның 320 меңе һәлак булды, 278 хәрбигә – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 35 кеше – Дан орденының тулы кавалеры. Дистә еллар буена тырыша торгач, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры генерал - майор Миңнегали Шайморатовка Русия Герое исеме бирүгә ирешә алдык. Моны республика халкы теләде һәм шатлыклы хәбәрне һәрбер гаиләдә куанып кабул иттеләр. Бүгенге көндә Уфа шәһәренең Совет мәйданында легендар якташыбызга һәйкәл кую эшләре бара. Узган елда Бөек Ватан сугышының легендар герое, партизаннар отряды командиры Даян Мурзинның тууына 100 ел тулу киң билгеләнде. Бакалы һәм Кушнаренко районнарында юбилейга багышланган тантаналы чаралар уздырылды. Кушнаренкода “кара генерал” га мемориаль тактаташ ачтылар. Аны Даян Мурзин исемендәге күппрофилле педагогия колледжы диварына урнаштырдылар. Башкортстанда яугирләребезнең батырлыгын олылау, тарихта калдыру юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Аларның батырлыклары турында бик күп китаплар язылган, әдәби әсәрләр иҗат ителгән, героик җырлар чыгарылган. Соңгы елларда илебездә каһарман яугирләребезнең батырлыгын тасвирлаган заманча кинолар төшерелә башлады. Әгәр яшьләребез ата – бабалары яулаган җиңү тарихын онытмасыннар дисәк, яугирләребез батырлыгын кабат – кабат язып торыйк. Даими яктыртып, яшь буынга җиткереп килгәндә генә чын тарихны саклап калып булачак. Бүгенге көннәрдә безнең хәрбиләр Украинаның нацистлардан азат ителгән төбәкләрендәге китапханәләрдә Бөек Ватан сугышы тарихын бозып күрсәткән, хәтта капма – каршы фактлар белән сугарылган уку әсбапләренә очрап таң калалар. Дистә еллар буена Русиягә карата дошманлык хисе тәрбияләгән китаплар кече сыйныф балаларына кадәр нәшер ителеп аңнарын томалаган. Шундый эчтәлекле дәреслекләр укып агуланып үскән буын үсеп җитте хәзер Украин дәүләтендә. Аларның фикерен үзгәртү җиңелдән булмаячак. Нәкъ шушы яшь буын бүген Бөек Ватан сугышында чиксез батырлык күрсәткәнгә куелган һәйкәлләрне җимерүдә катнаша. Үткәннәрне хәтерләми торып, якты киләчәк төзеп булмый.  Һәйкәлләр нәкъ шуның өчен – хәтерне яңартып тору өчен кирәк. Тик алар кайберәүләрнең саруын кайната, аларга чын тарих кирәк түгел. Шуңа күрә коточкыч сугышны һәм безнең солдатларның батырлыгын данлаган һәйкәлләрне юк итәргә тырышалар. Шушы көннәрдә генә Украина депутатлары Русия һәм СССР белән бәйле 60 һәйкәлне һәм мемориаль такталарны сүтәргә карар иттеләр. Җимереләчәк һәйкәлләр исемлегенә шагыйрь Александр Пушкин, язучы Михаил Булгаков, генерал Николай Ватутин, “Очрашу урыны үзгәртелми” фильм геройлары Глеб Жеглов һәм Владимир Шарапов та бар хәтта. Алар үз милләтеннән булган геройларны да оныттырырга тотындылар. Мисал өчен исемлеккә хәрби лидерлар Николай Шхорс, Михаил Кирпонос, Павел Рыбалко һәм Украинада туган иң билгеле укытучы Антон Макаренко һәйкәлләре кергән. Апрель аенда фашизм тәрбиясе алып үскән яшьләр Харьков шәһәрендә Георгий Жуков һәм Чернигов шәһәрендә Зоя Космодемьянская һәйкәлләрен җимереп чүплеккә ташладылар. Иң беренчеләрдән булып фашистлар һәҗүменә дучар булган Польша дәүләте дә калышмый. Польшаны азат иткәндә 600 мең Совет солдаты һәлак була. Шуңа күрә дә сугыштан соңгы  елларда бу илдә Совет солдатын данлаган һәйкәлләр күпләп ачыла. Гомүмән алганда 1997 елга кадәр Совет сугышчыларына куелган һәйкәлләр 571 булган. Бүген Польшада нибары йөздән артык кына һәйкәл калган. Аларны җимерү елдан – ел җитезрәк оештырыла. Менә шундый рәхмәт күрәбез без алардан бүген. Икенче Бөтендөнья сугышында фашизмга каршы кулга – кул тотынышып сугышкан АКШ һәм Бөек Британия дә бүген Украинадагы фашизмны яклый, аларга корал ташып безгә каршы көрәшергә ярдәм итә. Мондый теләктәшлек булганда фашизмның йогышлы чире аларның дәүләтләрендә дә тамыр җәергә мөмкинлеген аңлыйлар микән алар. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында фашизм вирусына каршы йөзләгән ил көрәшергә туры килгәнлеген тиз оныттылар түгелме? Әллә инде без ерак, безгә килеп җитмәячәк диләрме... Күбрәк яклагыз, килеп җитеп “рәхмәт” әйткәннәрен сизми дә калырсыз. Украинадан качып киткәннәре үзләрен күрсәтер әле...

Фото:gallery.ykt.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: