Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 17:21

Радий Хәбиров картәтисенең портреты белән йөрде

Уфада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы көнендә «Үлемсез полк» парады узды.

Радий Хәбиров картәтисенең портреты белән йөрде
Радий Хәбиров картәтисенең портреты белән йөрде

Уфада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы көнендә традицион «Үлемсез полк» парады узды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров колонналарда картәтисенең портреты белән барды. Барый Латыйп улы Хәбиров 1941 елның августында фронтка китә. 206нчы аерым линия элемтә батальоны телеграф-төзелеш ротасы составында сугыша, яралана. Медальләр белән бүләкләнә.

Уфада «Үлемсез полк» тантаналы йөреше Октябрь проспекты буенча, Һалле исемендәге урам киселешеннән алып Кольская урамы белән кисешүгә кадәр музыкаль озату белән узды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: