Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 17:09

Үлемсез батырларның исемнәре онытылмый

Төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә венок салды.

Үлемсез батырларның исемнәре онытылмый
Үлемсез батырларның исемнәре онытылмый

Республика халкы исеменнән төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә венок салды.

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарын башкарганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаган Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Төбәк Башлыгы шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм генерал-майор Таһир Кусимов бюстларына һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салды.

ПарктаРадий Хәбиров ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Бу чарадан соң республика башлыгы Орджоникидзе районы бәйрәменең тематик мәйданчыкларында йөрде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: