Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 19:06

Җиңү көне - уртак бәйрәм

Марат Шәйбәков: “Әнием 3 яшьләрдә булганда әтисен сугышка алып киткәннәр”

Җиңү көне - уртак бәйрәм
Җиңү көне - уртак бәйрәм

Марат Шәйбәков: “Әнием 3 яшьләрдә булганда әтисен сугышка алып киткәннәр”

- Марат әфәнде, 9 Май - Сезнең өчен нинди көн? Бәйрәмме яки чыгыш ясап йөри торган "эш" көнеме?

– Җиңү көне минем өчен күбрәк балачак хатирәләре белән бәйле. Мәктәптә укыганда, алдан әзерләнеп, 9 майны шатланып көтеп ала идек. Бу тантанага, гадәттә, бөтен авыл халкы җыела. Ветераннарның сугышта булган хәлләрне сөйләгәннәрен без, балалар, зур кызыксыну белән тыңлый идек. Җиңү бәйрәме концертларында чыгыш ясау- җырлау, гармунда уйнау, бәйрәмне алып бару - минем өчен үзе бер шатлык иде. Менә шундый якты хатирәләр сакланган. Хәзер, кызганычка каршы, ветераннарыбыз калмады...

- Сезнең бабайларыгыз сугышта катнашканмы?

- Бөек Ватан сугышы михнәтләрен күрмәгән, татымаган гаиләләр булды микән соң ул чорда? Булса да, бик сирәктер андыйлар. Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән инде ул сугыш. Әниемә 3 яшь тирәсе булганда әтисен сугышка алып киткәннәр. Картәтиебез Халик Салих улы Салихов яу кырында һәлак булган. Хәбәрсез югалган. Архив документлары буенча без аны эзләп карадык, әмма бер мәгълүмат та белә алмадык.

- Хәзер дә Җиңү бәйрәме концертларында чыгыш ясыйсызмы?

- 9 май бәйрәмнәренә ел саен чакырып торалар. Былтыр туган районым Аскында концерт куйдык. Быел авылга кайтып булмый, монда эшлибез.

- Бәйрәмне кайда каршы аласыз?

- 9 майны ел саен гаиләбез белән үткәрәбез. Быел да, концерттан соң, гаиләм белән Уфадан ерак түгел урнашкан йортыбызда җыелабыз.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: