Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 17:29

Херсон халкы беренче тапкыр "Үлемсез полк"ка чыкты

Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм фашистлардан азат иткән әби-бабаларының портретлары белән чыктылар.

Херсон халкы беренче тапкыр "Үлемсез полк"ка чыкты
Херсон халкы беренче тапкыр "Үлемсез полк"ка чыкты

Азат ителгән Херсон халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм фашистлардан азат иткән әби-бабаларының портретлары белән чыкты.

"Мин сугыш баласы. Мин үземне совет кешесе дип саныйм. Мин Совет җирендә эшләдем, яшәдем һәм яшим, һәм Бөек Җиңү бәйрәме безне совет халкының батырлыгын тыю яки онытырга мәҗбүр итү мөмкин түгел", - дип сөйләде РИА Новости агентлыгына "Үлемсез полк"та катнашучы Херсон кешесе.

Тантана башланыр алдыннан артистлар сугыш еллары җырлары белән чыгыш ясады. Аннан соң хакимият вәкилләре һәм шәһәр халкы мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: