Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 Май 2022, 15:38

Батырларның исеме мәңгелек!

Уфа районының Шамонино авылында яшәүче Илнур Мәхмүтов: "Картәтиебез 1944 елның июненнән башлап, 1945 елның маена кадәр 160 ИЛ-2 хәрби самолетларны очуга әзерләгән".

Батырларның исеме мәңгелек!
Батырларның исеме мәңгелек!

Бүген Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алдык. Быел "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны 152 меңгә җитте. Уфа районының Шамонино авылында яшәүче Илнур Мәхмүтов һәм аның улы Ильяс та сугышта катнашкан картәтиләренең фотосурәте белән килгәннәр.

"Безнең картәтиебез Ишбулды Әхмәтгали улы Мәхмүтовның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Ул 1920 елда Күгәрчен районының Канакач авылында дөньяга килгән. 1940 елда хезмәткә чакырылган. Хәрби- диңгез флотында хезмәт иткән. Кайтыр вакыты җиткәндә генә Бөек Ватан сугышы башланган, аны фронтка озатканнар. Сугышта картәтиебез Ишбулды авиация мотористы булып хезмәт иткән, хәрби самолетларны төзекләндергән.

Хәрби архивта аның турында бик кызыклы мәгълүмат таптык: 1944 елның июненнән башлап, 1945 елның маена кадәр картәтиебез 160 ИЛ-2 хәрби самолетларны очуга әзерләгән. Бу тырышлыгы өчен ул медаль белән дә бүләкләнгән. 1942 елда Ленинград шәһәренең немец-фашист гаскәрләренең блокадасыннан азат итүдә катнашканы өчен, 1944-45 елларда күрсәткән батырлыклары өчен медаль, 1945 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, медаль белән бүләкләнгән.

Сугыштан ул исән-имин әйләнеп кайта.Без бәләкәй чакта картәтидән сугыш турында сөйләтә идек, безгә бик кызык була иде аны тыңлавы. Картәтиебез белән без горурланабыз. Бүген без улым белән аның фотосурәтен алып, "Үлемсез полк"та катнашырга чыктык.

Батырларның исеме мәңгелек! Җиңү бәйрәме белән!", - ди Илнур Мәхмүтов.

#9майҖиңүкөне#9маяДеньПобеды#Гордимся#Үлемсезполк#Бессмертныйполк

Батырларның исеме мәңгелек!
Батырларның исеме мәңгелек!
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: