Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 Май 2022, 17:34

Язылмый калган күпме әсәре...

"Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем..." дип яза Гадел Кутуй үзенең "Сагыну" нәсерендә. Сугыш тәмамланган көнне күрә ул. Тик менә туган җирен генә кабат күрергә насыйп булмый... 

Язылмый калган күпме әсәре...
Язылмый калган күпме әсәре...

Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә дошманга каршы нәфрәт белән күтәрелә. Кулларына мылтык тотып кына түгел, каләм белән дә аяусыз көрәш алып бара алар. Кызганычка каршы, фронтовик-язучыларның барысына да туган ягына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Чит җирләрдә ятып калучылар арасында Гадел Кутуй да бар...
Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә Сарытау губернасының Кузнецк өязе Татар Кынадысы авылында дөньяга килә. Мул тормышлы крестьян гаиләсендә туган малай  башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала. 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт, игенчелек эшен ташлап, гаиләсе белән Самара губернасы Алексеевка авылына күченә. Гаделша шунда урыс мәктәбендә укуын дәвам итә. 1917 елда бертуган Кутуевлар 4 гаилә бергә Самара шәһәренә күчеп китәләр. Булачак язучы анда мәктәптә укуы белән бергә шәһәрдәге мәдәни клубларның берсендә рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә беренче шигырьләрен яза.

1920 елда 17 яшьлек Гадел укуын дәвам итәр һәм татар әдәбиятына якынрак булыр өчен, Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына укырга керә. Ләкин төгәл фәннәргә күңеле ятмаганлыктан, институтта укуын ташлый һәм Казан Татар-башкорт хәрби мәктәбенә әдәбият укытучысы булып эшкә керә. Бу чорда аның иҗат эшчәнлеге активлаша. 
1925 елда Гадел Кутуй Казан шәрекъ педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1929 елда институтны тәмамлап чыккач, мәктәпләрдә һәм Казан авиация теникумында әдәбият укытучысы булып эшли. 
Гадел Кутуй фронтка 1942 елның июнендә китә. Башта Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасында хезмәт итә. Сталинград сугышында катнашканы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 
Сталинградтан соң Гадел Кутуй гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Бөек Лукалар һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1944 елның көзендә ул Беренче Белоруссия фронтындагы татар телле «Кызыл Армия» гәзите редакциясенә күчерелә. Бу вакытта да Кутуй иҗат эшен ташламый, сугыш гәзитләре өчен мәкаләләр, хәбәрләр яза, төрле әдәби монтажлар төзи, әсәрләр иҗат итә. 1944 елда Казанга, бик кыска гына иҗади ялга кайта. Улы Рөстәмгә багышлап, «Рөстәм маҗаралары» дигән фантастик-хыялый повестен шул вакытта яза. Бу аның соңгы кайтуы була...
Кызганычка каршы, 1945 елның язында Гадел Кутуйның сәламәтлеге начарлана һәм ул хәрби госпитальгә эләгә. Җиңү язын да шунда каршылый. Сугыш тәмамланган көнне күрә язучы. Тик менә туган җирен генә кабат күрергә насыйп булмый... Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә вафат була һәм шул шәһәр зиратында җирләнә...

 

САГЫНУ

Нәсер

Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!
Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигьри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләре - безнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!
Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр йортның капкасы, һәр өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм, шунда тизрәк кайтып керер өчен, Берлинга ашыгам. Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен, чиксез ачу белән барам. Ачуым шулкадәр көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап җибәрәм.
Иле ямсез, суы тәмсез,
Өйгә кайтасым килә!—
дип җырлыйм мин.
Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам:
Телеграмм баганасы — олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы дип сорыйсыз — сагынмаган кая ул!
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!
Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: ...кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.
Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.
Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: